Сабыр... елама, сабыр ит инде...
Күз яше тәгәри генә, тамакка төен килеп утырды ничек еламый түзеп калырга соң? Киресенчә, күз яшьләренә буыла-буыла еларга кирәк, бәлки, җиңеләер. Елыйм, тыела алмыйча елыйм. Бәлки, кирәк тә түгелдер бу, тик еламый булмый. Аны үпкәләттеләр бит, кем диең, иң якын кардәше, дусты, ничә еллар бер мәктәптә укып, бер парта арасында үскән партадашы. Ничек еламыйсың? Яшь бөртекләре үзләреннән-үзләре тәгәриләр.
Май аеның сихри кичләре, шомыртлар чәчәккә күмелгән вакыт, Зөмәрә янына инде сыйныф килергә тиеш, ул аны шактый озак вакытлар күргәне булмады. Саимәне бик бай кияүгә чыгып Үзбәкстанга китте дип сөйләделәр. Әмма китәр алдынан ул бит иң якын дустына да берни әйтмәде, чын булса, бу турыда Зөмәрә белми калыр идеме соң? Ул, әлбәттә, иң беренчеләрдән булып белер иде.
Ярый әле, Май бәйрәмнәренә авылга кайтты, хәер кая барсын инде ул, калада калыйм дисә, бер туганы юк, авылда аны яраткан газиз әнисе көтеп тора. Һәр бәйрәм саен авылда иде Зөмәрә. Соң кичә кайткан әнисе аңа бер яңалык әйтеп ташлады бит:
— Балам, беләсеңме, синең белән бергә дус булып йөргән Саимә кайтып төште бит, — дип әйтеп куйды ул, көрсенеп.
— И әнием, кара нинди яхшы булган бит, күптәннән күрешкәнебез юк иде бит, — дип сөенде Зөмәрә.
— Кызым, ул үзе генә түгел, кияве белән кайткан, ире бик бай эшмәкәр ди бит. Рифат исемле, техникумда бергә укыган булганнар. Бәлки, син дә беләсеңдер әле?
— Зөмәрә агарынып китте, аның техникумда укыган вакытта йөргән егете бар иде, ни сәбәпледер алар талаштылар, соңыннан ул башка Рифатны күрмәде дә, инде, бугай каядыр китеп югалды шунда, укуын да тәмамламады...
Кичкырын аңа Саимә шалтыратты, күрешеп аласы килүе турында хәбәр итте, Зөмәрә бик теләп ризалашты. Ярый, яшь вакытта ни булмас, була торган хәл, Саимәгә үч сакламый инде ул, менә Чишмә ярында аны көтеп басып тора.
«Хоп, менә эләктең бит, кызый», дип, кемдер арттан кочып алды.
— Саимә, бер дә үзгәрмәгәнсең икән, һаман шулай куркытырга яратасың. Ничек соң хәлләр, ахири, күптән күрешкән юк, үзгәргәнсең дип әйтимме соң? — дип сынап карап куйды Саимәгә.
— Үзгәргәнмен, нишләп үзгәрмәскә, рәхәттә яшим бит мин хәзер, тормыш ал да гөл бара. Ир шәп, синең теге мәхлүгеңнән кеше ясадым бит мин тәки.
Зөмәрә сәерсенеп китте. «Берничә матур фикер әйтергәме микән соң бу бәндәгә, соңыннан, нигә вакланып утырам, нинди кеше икәнен беләм ич мин аның холкы шундый бит инде бу Саимәнең!» дип уйлап куйды.
— Ә син нәрсә? Һаман кияүгә чыга алмыйсың икән дип ишеттем, минем сиңа бер кандидатура бар, шәп, иремнең браты, бай, матур, дәрәҗәле, ошыймы сиңа?
— Ашыкма әле, Саимә, мин кияүгә җыенмыйм, гомумән син минем байлыкка кызыкмаганымны бик яхшы беләсең, әле тагын минем авыру әниемне карыйсым бар, монысы — иң беренчесе, — диде Зөмәрә.
— Вәт тиле, мин сиңа менә дигән кешене предлагать итәм, ә син миңа байлык, авыру анаң турында сөйли башладың, син картаеп беткәнсең бит инде, кызлар арбасыннан күптән төшеп калдың, ярамаган тагын, әле нинди бит, бай, менә монысы — иң беренчесе, миңа димәгәе, хет төрмәдә утырмаган, бай гына булсын. Хәзер килеп җитә ул, монда бул, мин иремне генә алып киләм.
Төнге караңгы урам буйлап бик тиз йөгерде Зөмәрә, кая барып бәрелергә белмәде, елаган килеш өйгә кайта алмый, әнисе күз яшьләрен күрмәсен, ул бит аның бердәнбере, төпчек кызы, күз яшьләренең рәнҗеш кебек төшүен белә бит Асия апа. Асия, Зөмәрәнең әнисе, бик күркәм холыклы ханым, алты бала анасы, Зөмәрә төпчеген үлеп ярата, аның елавын күрсә, борчылачак. Тик күп еларга гына ярамый, каргыш булып төшәр ди ул. Бераз тынычлана төшкәч, өйгә керде. Әнисенә тәмле йокылар теләп, түр өйгә үтте, йокыга китә алмый интегеп ятты. Колагында һаман берүк сүзләр яңгырады: «Син — карт кыз, сиңа кем дә ярый».
Саташа-саташа йокыга китте. Иртән әнисенең шомлы тавышына уянып китте:
— Кызым, шомлы хәбәр анда, Саимәне үтергәннәр, иренең абыйсы, ул төрмәдә утырып кына чыккан булган икән әле, шул бәдбәхет, бөтен акчаларын урлап качкан, ирен дә таба алмыйлар, диеп, елап урындыкка килеп утырды Асия апа.
Күз яше… «Йә, Раббым, мин бит каргамадым, мин бит каргамадым?» — дип пышылдады Зөмәрәнең иреннәре.
— Син каргаудан гына түгел ул, балам, күз яше, җан рәнҗеше кебек каргамасаң да тиешле адәмен эзләп таба. Күз яше каргышка караганда күпкә куркыныч, җаныем, — диде әнисе, күзләрендә мөлдерәгән яшь тамчылары күренде.