Кич. Ай нурын сибә, беләсеңме бүген тулган ай. Тулган айга карап, чәчләремне сыйпап утырырга ярата идең. Безнең капка төбенә бүген ялгызым гына чыгып утырдым әле. Әнә шул, син килеп, каты итеп сызгырып җибәрә торган капка төбендә, сине сагынып утырам. Кичә әниеңне күргән идем, эндәшмәде, дәшә дә алмас булган инде Айсылу апа, суырылып килгән, сина дип алган машина да сатылды бугай, бер урыс бае алдымы шунда. Сиңа дип аталган барлык мал-байлык, ярату калды, белсәң икән. Нинди бай кияү булгансың икән, мин үзем дә белмәгәнмен. Мондый адымың белән кемгә яхшылык эшләгәнсеңдер. Якыннарыңа шашыр дәрәҗәдә кайгы алып килдең шул. Ничек кенә гаепләсәм дә, кеше алдында якларга тырышам үзеңне, иң мөһиме догадан калдырмыйм, башкаларга да шуны киңәш итәм. Аңа бары дога ярдәм хәзер, дип, тынычландырган иде бит апаң, минем шашып-шашып елаганымны күргәч. Моңа кадәр ак яулыгымны салганым юк иде, кичә чәчемне тараганда көзгегә күзем төште, чәчләр агара башлаган, төшләремдә хәзер еш күрәм. Яныңа чакырып басып торасың кебек, кочагыма гына алып бер назлыйм дигәндә, томан эченә кереп югаласың, гүя, миннән качасың, үзең берни дәшмисең. Их, дәшсәң иде син , — синең бер назлы тавышың, җылы кочагыңны тояр өчен әллә ниләр бирер идем хәзер. Тик, кызганыч, минем кулдан килә торган эш түгел бит.
Бүген менә Коры елга буенда басып торам. Коры елга — минем иң яратмаган урыным. Текә тау. Коточкыч күренеш быелгы корылыктан, бернинди үлән дә калмаган, корып, саргаеп кипкән. Нәкъ минем кебек, саргаеп кипкәннәр алар. Менә шул текә тау буенда озак уйланып торам. Гафу ит, син киткәннән соң, мин башка бу дөнья белән яши алмыйм. Синсез урамнар, авыл, шәһәр, йорт, җаным, тәнем тора алмый. Кичер, синең яныңа китмичә булдыра алмыйм. Әйе, Аллаһ алдында кичерелә торган гамәл түгел. Гөнаһлы икән, димәк икебезгә дә бер упкын, ут билгеләнгән. Бер адым, тик бер адым калды бит, мин синең янга китәм. Бер адым, текә тау, упкын, үлем, бушлык һәм ут!!!