Язам. Мин бүген үземнең санагыма утырдым. Һәм, ниһаять, күптән көтелгән, нидер сөйләргә омтылган хисләремне мәрҗән кебек сина тезмәкче булам. Бу арада булган нинди кызыклы хәл турында сөйләргә соң сиңа, тузанга батып, печән алып кайту турындамы, әллә җәйге яңгыр, түбәләргә шыгырдап яуган тамчылар турындамы, белмим. Тик, нидер сөйлисе, тулган күңелемне нәкъ менә сина бушатасым килә. Сине күрмәгәнгә дә бер ел була бит инде. Онытылып бетәрсең кебек тоелган идең, чөнки кешеләр шулай озак вакыт күрешми торсалар, бер-берләрен бөтенләй оныталар бит. Миңа да, сине югалткан көннән соң шулай диделәр. Борчылма, кызый, юлыңда менә дигән лачындай егетләр очрар, син бит ул хыялый бәндәгә калмаган идең, барыбер бергә буласыгыз юк иде, шунадыр инде Аллаһ икегезнең берсен, бу дөнья белән хушлашырга мәҗбүр итте. Ничек таныштык соң әле без синең белән? Үзем дә белмим, хатирәләргә күмелеп озак утырырга булыр иде, әмма мин теләмим, теләмим, тик барыбер оныта алмыйм. Бу чып-чын мәхәббәт булган икән дип кенә кабатлыйм. Мин сине ял итәргә барган вакыттта беренче тапкыр поездда күрдем. Син миңа юл бирдең, ә мин күзләреңә баккан килеш, әкрен генә сөю дулкынында тибрәлгәндәй алга атладым, бу минутта үземнең дөрес булмаган купега кергәнемне аңламый идем әле мин. Ә ул купе синеке булып чыкты, шул танышудан башка аерылышмадык инде без. Мин бик көчле хатын-кыз, ә син табигатең белән тыныч, сабыр, бик мәрхәмәтле кеше идең. Әйе, иден, үткән заманда сөйләшкәнгә гел ачулана идең бит син, бүген тагын синең турында үткәндә сөйләшәм. Чөнки, син үткәндә, ә мин һаман синең белән саташам, синең белән яшим. Синең белән яшәми мөмкин түгел, син бит галәмнең иң яхшы егете. Әйе, гашыйк булгач, сөйгәнеңнең кимчелекләре дә күренми икән ул. Кара күзләрең бер карауда әсир итте дә куйды. Юкса, башкалардан бер артык җирең дә юк. Гап-гади авыл егете, машинаң да, фатирың да юк. Бары җаның тулы мәрхәмәт, сөю һәм мәхәббәт бар.
Ул хәзер дә бар, чөнки миңа калдырган соңгы хатыңда син мине мәңге яратачагыңны язгансың, димәк, ахирәткә күчкәндә дә мин синең йөрәгеңдә яшим, ә син — минекендә.
Хәтерлисеңме, бер җәйге кич, төнге авыл урамы. Без еш кына кунакка әбиләргә кайта идек, әле кушылмаган булсак та, әбекәй сине: «Кияү балакай», — дип, үз итеп бетергән иде. Нәкъ менә шул кичтә син миңа, тормышыбызны бергә бәйләп, бер үзәннән атларга тәкъдим ясаган идең, ә мин шатлыгымнан елап җибәрдем, чөнки һәрбер хатын-кыз кебек минем өчен дә бу сүзләр шундый көтелгән иде. Колагымда алар мәңгегә яңгырап калды. Әйтерсең лә, башка берәү тавышы өчен анда урын табылмаячак, ят кешедән ул сүзне йөрәк кабул итмәячәк. Ә синең ягымлы елмаюың минем күз алдымнан китми, андый елмаю башка беркемдә дә юк икән. Бүген бары хатирәләр генә яңарды. Иртәгә яхшылап сөйләрмен, күңелдә өермәләр купмаса.