Томан

Шырпы сызып карасаң да күзгә берни күренми, ярый әле, юлны машина фарасы яктырта. Бу кадәр соңга калырбыз дип һич кенә дә башыма килмәде. Гомумән, яратмыйм мин шул туй мәҗлесләрен. Рәхәтләнеп утырып булмый, киң сулап җырлый алмыйсың. Тамада дигән профессия бар бит хәзер. Туйлар үзгәрде, шул тамада бер яннан китми гел сөйләнеп тора, ничек теле арымыйдыр аның, юньләп ашап та булмый.
Чираттагы туйдан Илмир шундый уйлар белән кайтырга кузгалды. Төн, чыннан да караңгы иде, күктә тулган ай балкый. Җеннәр котырган вакыт, сәгать 12 не суккан, җит­мәсә томан тошеп килә. Күл турысына җитәрәк томан көчәйде, ургылып–ургылып, агымсу сыман, бөтерелеп килә каршыга.
— Томанга да охшамаган, әллә нәрсә булды шунда, бераз туктап торабызмы, барырга да куркыныч. Бер метр җирдә берни дә күренми бит, Алисә, – дип дәшеп куйды Илмир янында утырган сөйгән кызына.
— Бу урынны җенле, ди, бит халык, нигә 12 нең узганын көтмәдек соң — дип мыгырданды үзе.
— Ярый, Аллага тапшырдык, әллә ниләр сөйләп башымны катырма әле монда, сез кызларның шул булыр инде, шыгырдаган тавыштан да шүрли башлыйсыз, — дип көлеп куйды һәм тагын да катырак газга басты. — Нигә ашыгырга, борынгылар да бу урыннан бисмилла укыймый үтмәгәннәр.
— Менә укы, син укый беләсең бугай, мине аптыратма, бисмилласыз да юлны күрәм мин, — дип әйтеп бетерүе генә булды Илмирның, нәрсәгәдер килеп бәрелде.
— Беттек, әллә кеше таптаттык инде? — дип кычкырып җибәрде Алисә, үзе күзләрен ачып карарга да курыкты.
— Чыгып карамый булмас, нәрсә икән анда. Яшьләр әкрен генә машинадан чыкты, томан таралырга өлгергән һавада бик яхшы күренде, каршыда: актан киенгән бер адәм басып тора иде... Үзе дәшми, яшьләргә караган. Тонык кара күзләре караңгылыкта утка охшап ялтырап ала.
— Кем син, абзый дип әйтимме соң, нигә монда басып торасың, яраладыммы мин сине, әйт берәр сүз?
— Тимә, зинһар, китик инде, Илмир, куркам мин.
Ә теге адәм дәшми, усал итеп күз карашын ташлаган, дәшми тик тора. Илмир да шүрләп куйды, әкрен генә машинага кереп утырды, кузгалыргамы-юкмы дип уйлаган арада теге адәм дә күздән югалды. Томан әкренләп күтәрелеп бетте, авылга ерак калмаган булган, югыйсә, ә барыбер адашты яшьләр. Бу хәл турында иртән әбисенә сөйләде, Илмир.
— Борын заманнардан тыныч урын түгел инде ул, балам, тик бу юлы шайтан түгел, әрвахлар чыккан синең каршыңа, тыныч йоклый алмый алар. Элекке колхоз рәисебез, юл салдырды бит. Ә анда борынгыдан килгән изгеләр зираты бар иде. Хәзер барлык юл һәлакәтләре, кеше югалулар нәкъ менә шул урында була.
Илмир яңа гына ачылган фирмада директор ролен үти иде, бу мәсьәлә аны бик борчыды. Ничек инде борынгыларны тыңламыйча шундый хата ясарга була. Бу бит үзе җинаять. Ни итсә итте, күпме юллар, акчалар түкте, юлны киредән күл ягыннан салдырды, ә бу якны яхшылап койма белән тотып алды. Шуннан соң Илмирның әбисе үлеп китте, зиратта беренче төнен кунганда ук әби, Илмирның төшенә керде.
— Мәңгелек тынычлык иреште, балам, Аллаһның мең рәхмәте булсын сиңа, — диде ул, йөзендә шат елмаю, үзеннән аклык нуры сибелә иде...
 

Нет комментариев. Ваш будет первым!

← Назад