Башканың тиресендә
Намусны кыйныйм әле
Соклануның тәмнәрен
Бер булса сизим әле.
Яши белү ник кирәк?
Барыбыз да — «барабыз»:
Өстебездә бер көрәк
Туфрак белән арабыз.
Сүзләреңне сизмәс идем,
Мин бит син икән, мәгәр
Серләреңә тимәс идем
Тик күзләреңдә — мәхшәр!
Гафу, айны урлый алмадым,
Саз моңында югалттым аңны.
Кем-кемгәдер, бөтенесе — Алланың,
Ул — Сәмигъ, ишетер догаңны..