Миңа гөлләр бирегез!

Сез миңа гөлләр бирегез, миңа алсу гөлләр бирегез!
Сез миңа якты көннәр, илаһи төннәр китерегез!
Караңгылык дөньясында миңа саф шаһитлек итегез!

Минем дәртемне пакь телләр генә аңлар,
Тик зәңгәрсу күзләр, азанлы таңнар...
Үтә күренмәле фәрештәдәй гыйбадәт кылучылар тыңлар...
Бер мәлне үзеннән баш тартканнар,
нәфесенең теләгенә колакларын япканнар, үзәк өзүче
моңнар...
Миңа шәмәхә чәчәкләр, миләүшә төсләр бирегез.
Алардан ис түгел, хис һәм яшьләр аңкый...
Күренмәгән иреннәрдән татлы сүзләр яңгырый..
Каршы яктан керә йөрәккә җәннәт исләре.
Минем «мин» дигән күңелдәге шәүләгә оныттыра фани
ыгы-зыгы кайгыларын...

Ул чәчәкләр үсә бернигә карамастан, яза җиһанга яңа дастан!
Нәфис канатлары белән җилләр истерә: ярата җанда
гөлбостан..
Яңгырлар яудырып күзләреннән, юа пычрак тән гөнаһларын.

Миңа гөлләр бирегез — ишетим гасырлар сагышын.
Акылдан языйм чәчәкләрнең күреп батырлыгын,
Шаһит булыйм җиңүләренә каһарманнарның.
Миңа ялгызлыгына теш кысып сабыр иткән энҗеләр бирегез.
Сез аларның өмет-серләрен яшереп язларга төрегез..
Арып беткән чынбарлыктан ярдәм теләвен күрим Аллаһтан.
Тереклекнең тагын бер тапкыр терелүенә шашып калыйм!
Телисеңме, җаным, моның өчен мин рухымны салыйм?
Миңа төшләрендә Ходайга ялварган гөлләр күрсәтегез,
Аның ризалыгы нурларына көзге булып торсын сурәтегез..
Гөлләр Нәбиләрнең җырласын сызлануын, яңгыратып иң
баштан.
Тып-тын гына еласын яфраклар, мәхәббәт һәм шәфкать
аксын
Гөлләрнең йөзләренә милләтем аптырап баксын!
Хушлары китеп, эчләре пошып вахиләргә колак салсын...

Сез миңа гөлләр бирегез, дәваласын кызыл кан аккан
җирләр чирен.
Сез миңа чын коллар бирегез, туры юлның тилеләрен.
Аңнарын югалтсыннар мәңгелек гөл латыйфәләреннән.
Тормышларын бирсеннәр хакыйкать кыйммәтләренә!
Сез миңа гөл бирегез, Хак өчен көл булган чәчәк китерегез...
 

Нет комментариев. Ваш будет первым!

← Назад