«Яңа мәктәп» укытучысы нинди булырга тиеш?

(эссе)
Бүгенге көндә Россия мәктәпләрендә 1 миллион 264 мең укытучы эшли. Укытучыларның күбесен — 84%ын хатын-кызлар тәшкил итә. Һәр алтынчы мөгаллим, ягъни 213 мең укытучы пенсия яшендә. Әлегә укытучының абруе халыкта бөтенләй юк.
Минемчә, хәзерге заман укытучыларына сабырлык, тугрылыклылык һәм еш кына рухи үсеш җитенкерәми, ягъни алар үз фәннәрен укытуда яңалыклар эзләми һәм башкаларны да кызыктыра белми. Дисциплина урнаштыруның төп коралын тавыш күтәрүдә генә күрәләр. Ә яшь укытучыларга тотнаклылык җитенкерәми. Бер сүз белән әйткәндә, яшь мөгаллимнәргә — тәҗрибә, ә өлкәннәренә динамика (хәрәкәт) теләр идем. Әмма иң мөһиме: укытучылар үз фәнен яратырга һәм укучыларда да аңа карата кызыксыну уятырга омтылырга тиешләр. Балаларның башын сораулар белән катырып, параграф ятлатып кына чын укытучы булып булмый.
XXI гасыр укытучысы өчен иң кирәкле сыйфатлар — минемчә, түбәндәгеләр: үз фәнен су кебек эчү, түземлелек, күңелеңдәге бар нәрсәне чыгарып салмау, намуслы булу, балалар күңеленә юл таба алу, гадел һәм риясыз булу, башкаларны аңлау, таләпчән һәм әдәп кагыйдәләрен нык саклау, үз һөнәренең остасы булу һәм балаларны ярату.
Балаларны ярату нәрсә соң ул? Минемчә, моның өчен менә нинди шартлар булу шарт:
— укытучыга балалар белән аралашу кызыклы булу;
— балаларның эшләре, уй-хыяллары укытучыга тәэсир итү;
— бергәләп уйнау, эшләү укытучыга да, укучыга да канәгатьлек китерү;
— балаларга үрнәк булу һәм үз артыннан ияртә алу;
— һәр укытучының профессиональлеккә омтылып яшәве.
Балаларга мәхәббәт кешегә тумыштан бирелә, чөнки ярата белергә өйрәтеп булмый, ә профессиональлек — һәр укытучының эш тәҗрибәсе барышында үзендә булдырылырга тиешле сыйфат. Әгәр дә укытучы һөнәрен сайлаган яшь белгеч шундый сыйфатлар җыелмасына ия булса, ул һөнәрнең фундаментын сала һәм аннан өметле укытучы чыгар дигән ышаныч бар. Эшли башлагач, алган белемнәре белән генә чикләнеп яшәргә тиеш түгел чын мөгаллим. Уздырган әңгәмәләре, биргән һәр дәресе кызыклы булсын, балаларны мавыктыргыч мәгълүматлар биреп шатландырсын өчен ул көн дә үз белемен күтәрү өстендә эшләргә, тормыш казанында кайнарга тиеш. Югыйсә, борынгылар юкка гына: «Кем алга бармый, шул артка тарта», — димәгән. Белеме аз, укырга яратмаучы, белемен баетмаган укытучы үз укучыларын да күп нәрсәгә өйрәтә алмый, дип саныйм. Тар карашлы укытучы үзе кебек тар фикерле укучы гына тәрбияләп чыгара алачак. Димәк, укытучы гомере буена үзлегеннән укып белемен арттырырга, үз өстендә эшләргә, ягъни эрудицияле булырга тиеш. Әлбәттә, укытучы хезмәте авыр. Әмма шул ук вакытта кызыклы да, мавыктыргыч та. Ул чиктән тыш күп иҗат мөмкинлекләре бирә. Укытучы булу кыен, әмма мөмкин. Иң мөһиме: укытучы бәхетле булу серләренә өйрәтергә тиеш, югыйсә, үзе бәхетсез булган укытучы беркайчан да бәхетле укучылар тәрбияли алмаячак. Бәхетле педагогның укучылары мәктәптә рухи канәгатьләнү хисләре кичерә, алар гел хәрәкәттә, иҗат итә, үзләрен яратканнарын һәм аларга изгелек кенә теләгәннәрен тоеп яши. Моннан 2000 еллар элек үк Сократ та: «Һәрбер кеше күңелендә кояш яши, бары тик аңа яктылык тарату мөмкинлеге бирегез», — дигән. Безнең һәркайсыбыз күңел җылысын, ярату хисен башкаларга бирә ала. Шуңа күрә, укытучы, кояш кебек, күбрәк елмаерга тиеш. Укытучы мөгаллимлек юлында ниндидер биеклекләргә ирешим дисә, «үз эшеңә мәхәббәт + иҗади күтәренкелек + компетентлык + алдан күрүчәнлек» формуласын кыйбла итеп тотарга тиеш. Ә уңышка ирешүнең төп формуласы — танылу, ягъни куйган хезмәтеңнең нәтиҗәсен укучыларыңның, ата-аналарның, әйләнә-тирәдәгеләрнең күзләрендә очкыннар итеп күрү шатлыгы ул. Хәзерге заман укытучысы беркайчан да ирешелгәннәргә генә канәгатьләнеп калырга тиеш түгел, ул һәрвакыт алга карарга, заман белән бер сафта барып, гел эзләнеп яшәргә тиеш.
Совет мәктәбе эшчәнлегендә халык педагогикасын файдалануга карата ике капма-каршы юнәлеш хөкем сөрде: бер яктан, дәүләт гомуми белем бирү системасында халык педагогикасының тәҗрибәсе өйрәнелмәде, аерым бер халыкның мәдәнияте я бөтенләй читкә кагылды, я бертөрле сирәк очрый торган күренеш — экзотика рәвешендә кабул ителде.
Белем бирү һәм тәрбия системасы исә, нигездә, бертөрле шәхес тәрбияләүгә юнәлдерелгән иде, милли мәдәният, халыкның психологиясе, аның тормыш рәвеше һәм эшчәнлек үзенчәлекләре исәпкә алынмады.
Икенче яктан, халык милли гореф-гадәтләрен, йолаларын сакларга омтылса да, яисә, мәсәлән, дини мәдәниятнең яшьләргә йогынтысы шактый зур булганда да, мәктәп бу фактларны исәпкә алмый яки бөтенләй кире кага иде (бу очракта дин халыкның гореф-гадәтләрен, рухи мәдәниятен саклаучы сыйфатында карала).
Бу хәл шактый зур проблемалар тудырды. Мәсьәлә шуннан гыйбарәт булды: яшьүсмерләр, мәктәпне тәмамлагач, үзләренә ошап бетмәсә дә, күнегелгән схема буенча гел бертөрле уку йортларына керә иде. Буыннар тәҗрибәсе, гасырлар буе тупланган милли гореф-гадәтләр, мәдәният файдаланылмады.
Бу исә буыннар арасындагы элемтәнең өзелүенә, мәктәп һәм тормыш бәйләнешенең бетә баруына китерде. Йомгаклап әйткәндә, хәзерге вакытта халыкларның буыннардан буыннарга килгән мәдәнияте мөмкинлекләрен ачыклау һәм аларны гамәлгә ашыру актуаль бурыч булып тора.
Традицион мәдәниятнең милли мәктәптә белем бирү эчтәлеген билгели торган нигезе булсын өчен, милли мәдәниятнең чын-чынлап яңаруы туган телнең яңаруы һәм үсеше нигезендә булырга тиеш. Хәзерге белем бирү тәртибе, әгәр ул цивилизациягә омтыла икән, туган тел аша үз халкыңның мәдәниятен үзләштерүдән күрше халыклар мәдәниятен, аннары дөнья мәдәниятен үзләштерүгә күчү принцибын гамәлгә ашырырга тиеш. (Аркатова Л. Р. Хәзерге заман педагогик технологияләре. — Казан: РИЦ «Школа», 2009. — Б. 62.)
Соңгы егерме елда булган тамырдан үзгәрешләр, яңа иҗтимагый-сәяси көчләрнең барлыкка килүе, үз мәнфәгатьләрен яклау мөмкинлеге алган иҗтимагый һәм милли структураларның җәмгыятьтәге үз урыннарын яңача аңлавы яңа иҗтимагый һәм сәяси вәзгыять барлыкка китерде.
Мәгариф системасы хәзер дәүләт мәнфәгатьләрен генә түгел, бәлки халыкның төрле катлаулары, шул исәптән аерым бер халыкның — этнос мәнфәгатьләрен дә исәпкә алырга тиеш.
Россия цивилизациясенең хәзерге вакытта гомумкешелек мәдәниятенә күчә баруы мәктәптә белем бирү мәгарифенең эчтәлегендә һәм алымнарында төрле үзгәрешләргә китерә. Шул максаттан уку планнарына программага махсус курслар кертелә. Аларның кайберләре мондый:
• укучының үзен танып белүе (мин; мине чолгап алган табигать; мин яши торган мохит, дөнья);
• аерым шәхесләр, аерым халыклар белән аралашу кагыйдәләре;
• хокукый нормалар турында белешмәләр;
• икътисад белемнәре;
• һөнәри үзбилгеләнү үзенчәлекләре һәм тормышта уңышка ирешү юллары;
• кыйммәтләрнең юнәлешен дөрес сайлап алу һәм аларны гамәлгә ашыру юллары. (Күрсәтелгән хезмәт. Б. 62-63.)
Белем бирүнең гомумкешелек кыйммәтләренә юнәлдерелгән милли-төбәк компоненты составына базар икътисады, иҗтимагый һәм фән-техника яңарышы шартларында тормышка әзерләүне кертү күздә тотыла. Мәктәпнең халык педагогикасы нигезендә үсеше — аның яңарышында төп юнәлешләрнең берсе.
Кешенең эчке дөньясын тирән аңлау, аның максатларын, гамәлләрен, эшчәнлегенең эчтәлеген, мәнфәгатьләрен аңлау, яшь буынның, шәхеснең әхлакый үсешендә табигатьнең роле, аңа яраклашу зур роль уйный.
Укытучы шәхесе нинди таләпләрне канәгатьләндерергә тиеш? Укытучы шәхесенең бөтенлеген, эчке һәм тышкы потенциалын аның позициясе күрсәтә. Бу позиция профессиональ тәртип һәм эшчәнлекнең иҗтимагый һәм шәхси кыйммәтлелек булуына кешенең эчке инануы белән билгеләнә. Дөньяга фәнни караш, иҗтимагый сәяси активлык һәм гражданлык җаваплылыгы укытучы шәхесенең рухи асылы һәм социаль позициясе үзәгендә тора.
Укытучы шәхесенең әһәмиятле юнәлешләре системасында профессиональ үзенчәлек зур роль уйный, аның нигезендә укытучының педагогик эшчәнлеккә ихтыяҗы ята. Ул балаларга мәхәббәт, алар белән кызыксыну, педагогик эш белән мавыгу, психологик-педагогик сизгерлек, педагогик такт, педагогик күзаллау, оештыру сәләте, гаделлек, аралашучанлык, таләпчәнлек, әйткәнеңдә нык торучанлык, үз-үзеңә бәя бирә белүчәнлек, эшкә профессиональ сәләтлелек, рухи һәм танып белү ихтыяҗы, интеллектуаль активлык, яңалыкны тоя белү, педагогик белемеңне күтәрүгә әзерлекне үз эченә ала.
Укытучы эшчәнлегенең уңышы күп очракта педагогик сәләткә бәйле. Соңгылары анатомик-физиологик характеристика җыелмасын, югары нерв эшчәнлеге тибы сыйфатларын бирә. Сәләтлелек әзер хәлендә бирелми, шәхеснең электән үк килә торган үзгәрешләр сыйфаты булып исәпләнми, ул тәрбия процессында формалаша. Укытучының педагогик сәләте хезмәттәге уңышлы эше өчен алшарт булып тора.
Гомуми белем бирү мәктәбенең яңа нигезләмәсендә мәктәпнең җәмгыять алдында «шәхеснең белем алуга конституцион хокукын тормышка ашыру, белем бирү процессын оештыруда сайлап алынган формаларның психофизиологик үзенчәлекләргә, балаларның сәламәтлеген саклау таләпләренә туры килүе, белем бирүнең мәҗбүри таләпләре дәрәҗәсенә ярашлы уку материалының укучылар тарафыннан яхшы сыйфат белән үзләштерелүе өчен җаваплы» икәнлеге каралган. Мәктәпне үзгәртеп кору, башлыча, укытучының нинди булуы, «аның шәхси, профессиональ сыйфатларының вакыт таләпләренә ни дәрәҗәдә җавап бирүеннән тора. Бу, иң беренче чиратта, укытучыны аның көчен тоткарлап торган богаулардан азат итүне, хезмәт шартларын тулысынча үзгәртүне, аның матди хәлен һәм җәмгыятьтәге дәрәҗәсен күтәрүне таләп итә».
Укытучы укытуның сыйфаты, укучыларның белем һәм тәрбия дәрәҗәсе өчен җавап бирә. Ул хезмәттә дә, көнкүрештә дә үрнәк булырга тиеш. Моннан тыш, укытучы, сыйныф җитәкчесе буларак, башка укытучылар белән тыгыз элемтәдә торып, үзенә тапшырылган класста тәрбия эшләре алып бара, мәктәп һәм гаиләнең укучыларга карата педагогик таләпләр бердәмлегенә ирешергә омтыла, ата-аналар белән даими элемтәдә тора, кирәкле тәрбияви чаралар үткәрә, аларның иҗтимагый файдалы хезмәтен оештыра.
Укытучының һөнәри квалификациясен аның югары дәрәҗәдәге психологик-педагогик әзерлеге билгели, бу исә педагогиканың методологик нигезләрен һәм категорияләрен белү, шәхеснең үсеш закончалыкларын һәм социаль формалашуын, тәрбиянең асылын, максатын, бурычларын, формаларын һәм методларын, балаларның һәм яшүсмерләрнең яшькә бәйле анатомик-физиологик үсеш закончалыкларын, укучыларга гигиена тәрбиясе бирүнең фәнни нигезләрен һәм чараларын, баланың психик үсеш закончалыкларын, шәхеснең төрле яшәү этапларындагы индивидуаль-психологик үзенчәлекләрен белүне күздә тота.
Заманча дәрес хәзерге вакыт өчен актуаль булырга тиеш. Заманча дәреснең нәтиҗәле, практикага юнәлтелгән; бала, ата-ана, җәмгыять, дәүләт кызыксынуы белән турыдан-туры бәйләнештә булуы шарт. Мондый дәрестә кабул ителгән дәрес структурасына (өй эшен тикшерү, яңа теманы аңлату, ныгыту, кабатлау, билгеләр кую, өй эше бирү, дәрескә йомгак ясау) формаль иярү түгел, ә баланың мөстәкыйль эшчәнлеген оештыру беренче урында торырга тиеш. Бу очракта укытучы оештыручы, координатор, консультант ролен үти.
Мин тормышымда чын укытучыларга тап булдым. Әтнә районы Олы Мәнгәр урыс мәктәбенең җанын-тәнен биреп эшләүче укытучылары Фирдания апа Гарипова, Венера апа Нәҗмиева, Халисә апа Сәләхетдиновалар... Алар үз укучыларына фәнне генә түгел, тормышны да өйрәттеләр. Нәкъ менә аларның фатихасы белән мин Татар дәүләт гуманитар-педагогика университетына керергә карар иттем. Университетта да безгә мәктәп тормышын яхшы белгән, киләчәкне яхшы күзаллаган, фәнгә мәхәббәт тәрбияләүче мөгаллимнәр укыта. Практикага баргач та, мин Казандагы 149 нчы лицейда үз эшенең чын остасы булган Венера Рәфкать кызы Хәлфинага юлыктым. Укытучыга, хәзерге татар мөгаллименә икеләтә, өчләтә җаваплылык төшә. Алар — татар теле сагында торучылар булырга тиеш. Мин үзем туган телебез укытучысы булырга әзерләнгән һәрбер студентта шушы олы җаваплылыкны күрергә телим. Нәкъ менә шигырьдәгечә кебек:

Игелекле татар мөгаллиме,
Синнән күчә безгә мәрхәмәт.
Йөрәк утың балкып янса гына,
Яшәр иман, яшәр мәхәббәт.
 

Лилия Нәкыйпова # 14 января 2012 в 19:16 0
Әлеге эссене укытучылар өчен дә, әти-әниләр өчен дә файдаланырга була. Рәхмәт. Бик яхшы язма.
Айдар # 28 февраля 2012 в 16:23 0
Сүз боткасы. Чынлыкта бу әкият. Язган кеше, сез узегез укытучымы сон?

← Назад