(киләчәк турында хатирә)
Бисмилләһир-рахмәәнир-рахиим.
Мин — гади авылның гади мулласы. Гади диюем бик үк дөрес булмас, мин «аш мулласы» түгел, мәчет имамы, мәзине. Һәр көн авылның өч йөздән артык кешесе өчен биек манарадан азан әйтәм. Һәр көн иртән, көндез, кичен мәчет ачыла. Һәр көн авылга биш тапкыр моңлы азан агыла. Һәр көнне ун-унике кеше үзенең бөек вазифасын үти.
...Бер ел элек, коточкыч эссе җәй вакытында мин туган авылыма кайттым. Аңа кадәр бер-бер артлы филфакны, Россия Ислам Университетын тәмамладым. Аннары ике ел дини нәшриятләрнең берсендә мөхәррир булып эшләдем. Ләкин, бервакытны Апанай мәчетендә сәер генә бер бабай, дингә багышланган әңгәмәдә миңа:
— Энем, Казанда эшләп, гомереңне үткәрмә, монда мулла-мунтагай күп ул! Авылыңны кара, аңа да имам кирәктер, мәчетегез дә боегып утырадыр, — диде.
Әйе, минем туган авылыма кайтасы килә иде. Ләкин бай спонсорлар түләгән 2000-3000 сум акчага гына имам-муллалар яши аламы соң? Ә үземнең төп эшем — татар теле укытучысы вазифасына авылда урын юк иде.
Минем бәхетемә, бабай киңәш биргән көнне үк, туганнарым авылдан шатлыклы хәбәр салдылар: мәктәптә татар теле укытучысы вазифасы бушаган икән. Болай булгач, кайтырга!
Мин авылга кайттым. Мәктәп директоры мине, яраткан укучысын, биш куллап, эшкә алды. Һөнәр ягы өчен тынычланып, мин мәчет турында кайгыра башладым.
Авылның соңгы имамы Хәниф хәзрәт үлгәнгә биш ел узып киткән. Инде биш ел мәчет ачылмаган...
Хәниф бабайның улыннан мәчет ачкычларын алып, мин мәчетне юып чыктым. Мәчет, чистарганына шатланып, балкып-елмаеп калды. 5 ел авыл мулласыз торгач, үз авылына алдарак кайтырга ярамадымы икәнни, бик мулла булып эшлисе килеп, мәктәптә татар теле укытучысы урыны булганын көтеп ятмаса да була иде бит.
Икенче көнне авылның картлары, остабикәләре мәчеткә җыелдылар.
— Җәмәгать! Биш ел Казанда ислам нигезләрен өйрәндем, гарәпчә укый-яза гына түгел, сөйләшә дә, тәрҗемә дә итә алам, — дидем мин аларга, — Инде газиз туган авылыма кайттым. Мине мәхәлләбезгә имам итеп кабул итсәгез иде.
Бер-берсенә карашып торгач, Зөһрә абыстай, җитез генә басып:
— И-и, Мәхмүт углым, начар булмас иде! Оныкларыбыз да белем алырлар, динне өйрәнерләр, — диде.
Башкалар исә, Зөһрә абыстайның сүзләрен куәтләп, «Яхшы-яхшы, мулла бик кирәк», — дип сөйләнәләр иде.
— Димәк, сез минем шушы мәчеттә имам булуым белән риза?
— Риза, бик риза! — дип, авылның мөхтәрәм картлары мине имам итеп сайлап куйдылар.
...Иртәгесе көнне, мин иртән-иртүк мәчеттә идем инде. Мәчетне тагын җыештырырга, кайбер урыннарын рәтләргә, тәртипкә китерергә кирәк иде.
Озак кына эшләгәч, ахшам алдыннан мин өйгә кайтып киттем. Тик озакламый, тиздән, бик тиздән мин Аллаһ йортына ястү намазын укыр өчен килергә тиеш идем.
Бүгенгедәй хәтердә: август башларының тылсымлы, серле киче. Биналарга гаҗәеп нур иңгән. Күктә — йолдызлар, метеор агышлары... Мин, чәй эчеп, хәл алып, мәчеткә барырга чыгам. Бүген мин беренче азанны әйтәчәкмен. Мәчеттә, ниһаять, намаз укылачак.
Аллаһ йорты минем өйдән ерак — ике дистәләп өй үтәсе бар. Мин тыныч кына юлдан атлыйм һәм кичке авылны күзәтәм.
Ялгыз тирәк төбендә бүген генә картының җидесен үткәргән әби утыра. Җиһан әби... Хатыйп бабай белән ярты гасырдан артык яшәгән ул. Хәзер әби ялгыз калды.
Бер якта кайгылы Җиһан әби булса, мәчеткә якынрак җирдә — буш тыкрыкта балалар уйный. Мине күреп:
— Исәнмесез, мулла бабай! — диләр.
Хе, 28 яшьлек бабай...
Менә мин мәчет алдында. Бисмилламны әйтеп, мәчет ишеген ачам. Әкрен генә, изге йортның изге һавасын киң күкрәк белән сулап керәм. Тизрәк сәлам намазлары укыйм, манарага ашыгам.
Аһ! Манара балконыннан гүзәл манзара ачыла — бар авыл күренеп тора... Җирдән рәхәт җылылык бөркелә... Ә һавасы! Саф, тәнгә рәхәтлек бирүче хуш һава!
— Аллаааһу әкбәр, Аллааааааһу әкбәр! — тез буыннары калтырый, куркыта...
— Аллааһу әкбәр, Аллааааааһу әкбәр!
— Әшһәдү әлләәә иләәһә илләллааааһ!
— Әшһәдү әлләә иләәһә илләллааааһ!
...Калганын хәтерләмим диярлек... Ничектер азан әйткәнмен.
Тик шунысы хак: бу азан, беренче азан дөрес әйтелгән, Аллаһ аны кабул иткән.
Бу азан Җиһан әбидә дә, сабый балаларда да, төзәлмәс хулиганнарда да, бар авыл халкында иман нуры кабызды. Бу азан тавышы һәр кешегә вәхи булып иңде. Беренче азан яңа «шәкертләр», «мулла бабайлар» плеядасын тудырды...