Кыямәткә аз кала...

 Ахыр заманга аз калды,
Шайтаннар алла булды.
Дөнья чумды акчага,
Су урынына кан ага.
Карга күзен карга чукый,
Һәр кеше байлык туплый.
Түрә булу — зур бәхет,
Өстәл яны — зур тәхет.
Шәймиевләр киттеләр —
Суга салым керттеләр.
Шөкер итүче сирәк,
Ә уңыш һаман кирәк!
Намаз укыган — мөэмин,
Һәрнәрсәдән ул имин.
Моны аңлаучылар аз,
Гел күбрәкне көтә таз.
Җиһанны басты кытай,
Һич күренми алтын ай!
Дөнья шундый үзгәрде,
Ак — карага әйләнде.
Тиздән чыгачак Дәҗҗал,
Әһле Ислам күрмәс ял!
Фараз кылу безгә ят,
Тик җитәдер Кыямәт.

 

Нет комментариев. Ваш будет первым!

← Назад