Таян Аллаһка

Бәла артыннан
Бәла килсә дә,
Кулыңнан хәтта
Уңыш китсә дә;
Бар кешеләр дә
Сиңа төкерсә;
Сине бар дип тә
Әгәр белмәсә,

Һич син кайгырма
Алга карап бар;
Түзгән кешегә
Дөнья түгел тар.

Алга кара һәм
Таян Аллаһка —
Иң бөек затка
Барлык җиһанда.

Укы күп намаз,
Дога син кыл гел,
Аллаһ рәхимле
Калдырмас ул бел.
 

Нет комментариев. Ваш будет первым!

← Назад