И бер Ходам, ярдәмеңнән ташлама Син,
Мин бит бер бәндәң,
Беркемгә дә буйсынмаучы,
Могҗизалар тудыручы,
Кодрәтеңне мин бит беләм.
Җир-күкләрне, фасылларны,
Бар дөньяны Тәртипләүче,
Кешеләрне төрле яклап
Син Сынаучы,
Туры юлга Күндерүче,
Киң рәхмәтең илә
Хаталарны Кичерүче.
Дөнья дигән чиксезлекнең
Уңын-сулын Күрсәтүче,
Күрмиләр дип уйлаганда Күзәтүче,
Хәрам-хәләл аермасын Өйрәтүче,
Күңелләрне иман белән Төзәтүче –
Бөек бер Зат Син – АЛЛАҺ.
Иман кәлимәсен китерәмен:
«ЛӘӘ ИЛӘҺӘ ИЛЛӘ АЛЛАҺ
МҮХӘММӘДЕРРӘ СҮЛҮЛЛАҺ».