Бу дөньяда минем төслеләргә
Урын калмагандыр, мөгаен.
Күңел дәшә, җан чакыра мине
Синең янга, синең хозурга
Үз канатың астына син –
Ал да мине, оныттыр барсын
Бары күңеллелек кенә
Минем өйөрәктә калсын.
Йөрәгемнең саф хисләрен хәзер
Юк – барларга бер дә туздырмам
Сине уйлап кына яшәрмен гел
Якты дөньям, күңел фәрештәм.