Сиңа

Каләм алдым кулларыма, янә шигырь язарга
«Шигырьеңне ятладым», дип, әйткән буласың шунда.
Әллә инде шаяртасың, әллә инде көләсең
Ни кызганыч, белмим шул мин, ниләр синнән көтәсен.
Бер карыймын бер төрле син, бер карасам икенче
Сөйләүләрең ошый синең, алар бик тә фикерле.
Урнын белеп шаяртасың, урнын белеп көләсең,
Үз уйлаган киңәшләрең, хәтта миңа бирәсең.
Синең яхшы фикерләрең миңа бик тә кирәкле,
Икеләнгән чакларымда лар бик тә кирәкте.
Бер карыймыг елмаясың, бер карыймын көләсең,
Икенче кат караганда бөтенләй үк сүнәсең.
Әллә ниләр уйланасың, әллә ниләр чишәсең,
Кайвакытта күңлең белән өеңә кайтып киләсең.
Бер карашка бик җитди син, бер карашка – шаян да,
Яныңдагы иптәш белән алай бик күп шаярма!...
Синең турда да утырып язарга булдым эле
Әгәр кыек җире булса, дөресләп укы яме.
Шигырьләр белән мактанмыйм,шагыйрә түгелмен ич,
Шулай булса да язамын, күңелем тик тормый һич.
 

Нет комментариев. Ваш будет первым!

← Назад