Синең күзләр...

Бер күрүдә әсир итте синең серле күзләр,
Алар шундый нурлы иде,
Әйтерсең лә, айлы төндә яктыртучы энҗеләр,
Алар моңлы иде,
Бу күзләргә күпме шатлык сыйган,
Кайгыларың күңелеңнең иң түрендә
Урын алган уй – моңнарың яшеренгән?!
Әйтче, миңа дустым:
Синдә күпме шатлык, күпме кайгы,
Уй – хисләрең, хыялларың урын алган,
Бәлки анда, минем өчендәген урын калган?!
 

Нет комментариев. Ваш будет первым!

← Назад