Укытучым! Сиңа хөрмәтем зур,
Бүген дә син минем күңелемдә.
Тәүге кабат яңа дәрес керү,
Сорау иде миңа ул көндә.
Таныш түгел сүзләр кабатлыйсыз,
Сорау арты сораулар ява,
Тик аңламыйм, сезнең әйткән сүзне,
Теким сезгә гаҗәпләнгән,
Аптыраган йөзне.
«Бу дәресне мин аңламам, ахрысы» дип,
Өметемне өздем...
Көндәлегемдә мин бу фәннән
«3»ле эчендә йөздем.
Шуннан артты телгә кызыксыну
Укыдым мин инглиз телен, кызу –кызу...
Көндәлектә булды горур «5» ле.
Укытучым да тырышлыгым сизде.
Еллар арты, еллар узды,
Данлы Казан миңа кулын сузды,
Әлегәчә тел өйрәнеп, унбер елым узды.
Бар рәхмәтем фәнгә кызыксыну уятучы,
Фән, мәгърифәт белән күңлем кузгатучы,
Иксез –чиксез рәхмәтләрем, бар да Сиңа,
Изгелекләр юлдаш булсын тормышыңда.
Иң яраткан, хөрмәт иткән
Үз фәненә тугры булган, УКЫТУЧЫМ!