Җавап-дәлил

«Ходайны кем күргән», — дип,
Ышанмыйлар бик күпләр.
Ходай күзе түгелмени
Йолдызлы аяз күкләр?!

Ходай сулышы түгелме
Кыйбладан искән җилләр?
Бөек кодрәткә ышанмас
Ышанмаса тик җүләр.

Бер-берсенә юл бирешеп,
Планеталар әйләнә.
Уем һаман, ник алайдыр,
Бөек көчкә барып бәйләнә.

Җәйләр китә, җитә кышлар.
Яңгыр коя, ява кар...
Уйлаганың бармы, дустым?
Монда бит бер хикмәт бар.

«Ходай юк!» — дип күрсәтәсең
Фикереңнең тарлыгын,
Йөрәкне дә күрмибез бит,
Тик тоябыз барлыгын.

 

Нет комментариев. Ваш будет первым!

← Назад