Һади Атласига

Гыйлемгә сусап яшәгән
Электән минем халкым.
Мәгърифәтчеләр исеме
Бүген безгә дә якын.

Бабаемның якташы ул,
Менә — Һади Атласи.
Татарның милли аңында
Революция ясый.

Телем, диеп, динем, диеп,
Гомере үткән аның.
Милләтенең киләчәге
Һәрчак борчыган җанын.

Туган халкының тарихын
Өйрәнгән ул җентекләп,
Асылташлар җыйган төсле
Диңгезләрдән бөртекләп.

Нахакка хөкем ителгән,
Төрмәләрдә дә яткан.
Тарих давылларын кичеп,
Исеме бүгенгә кайткан.

Атласилар җитми бүген,
Күңелгә суык-салкын.
Киләчәкне җылытырмы
Алар кабызган ялкын?!
 

Нет комментариев. Ваш будет первым!

← Назад