Бисмилла

И Ходаем, ярдәм бирче, диеп,
«Бисмилла»дан башлыйм һәр эшне.
— Нигә? — димә, һәрбер мөселманга
— Эшне башлау шулай тиешле.

«Бисмилла», дип, ага чишмәләр дә,
«Бисмилла», дип, исә җилләр дә,
«Бисмилла», дип, кояш нурын сибә,
«Бисмилла», дип, үсә гөлләр дә.

«Бисмилла» әйткәч, шундый рәхәт була:
Яткан кебек әни кочагында.
Рәхәт булгач, нигә онытабыз
Кабатларга аны кайчагында?!

Кояш бит бер дә онытмый,
Онытмыйлар җилләр дә.
Чишмәләр дә онытмыйлар,
Онытмыйлар гөлләр дә.

Шул изге сүз иминлекне саклый
Бөтен галәм,бөтен Җир шарында.
Ходай барын әгәр онытмасак,
Саклар әле саклар ул тагын да!
 

Нет комментариев. Ваш будет первым!

← Назад