Тәнне ару су чистарта,
Ә җан сафлыгы — намаз.
Ходай биргән бу бүләккә
Күпме мактаулар да аз.
Намазлыгыма иелдем,
Кыйбла якта күзләрем.
Ирешсен иде Ходайга
Җаннан чыккан сүзләрем.
Барып җитсен иде Аңа
Укыган догаларым.
Бел син, кешем, бу җиһанда
Бер бөек көчнең барын.
Әгәр күңелең керләнсә,
Бас намазга, бул тыныч.
Ходай саклар гел үзеңне
Булмас бер дә куркыныч.