Пәйгамбәребез Мөхәммәд

Пәйгамбәребез Мөхәммәд
Мәккәдә туган,
Әминәнең көтеп алган
Шатлыгы булган.
Хәләл җефете Габдулла
Бу шатлыкны күрмәгән.
Мөхәммәд туардан алда,
Сәфәрдә вафат булган.
Сөекле улын Әминә
Өзелеп яраткан.
Бишек җырын көйли-көйли,
Күп таңнар аткан.
Сәламәтлеге какшаган
Ялгыз ананың.
Ятимлек көннәре җиткән
Мескен баланың.
Бабасы бик тәрбияле,
Акыллы кеше.
Мөхәммәдне тәрбияләү,
Булды бар эше.
Оныгы да бик зиһенле,
Акыллы иде.
Күп эшләрдә абыйсының,
Уң кулы иде.
Бабалары гомерлеккә,
Күзләрен йомды.
Ике туган бер-беренә
Таяныч булды.
Мөхәммәд тә егет инде,
Өйләнү кирәк.
Хәдичәне өзелеп сөя,
Ялкынлы йөрәк.
Никах туйлары узганга,
Унбиш ел тулды.
Ә Мөхәммәд, көтмәгәндә,
Пәйгамбәр булды.
Пәйгамбәрлекнең бурычы —
Ислам динен тарату.
Мәккәдәге бар халыкны
Өйрәтү һәм агарту.
Изге юлда да дошманнар,
Җитәрлек була.
Аңа каршы кара җаннар,
Мәккәгә тула.
Унөч ел буе көрәшкән,
Арыган Мөхәммәд.
Һәм, ниһаять, Мәдинәгә
Күчкән Мөхәммәд.
Мәдинәдә изге эшкә,
Дусларын тарта.
Ислам диненә мәхәббәт
Көннән көн арта.
Ун ел уза, пәйгамбәргә
Алтмыш өч тула
Изгелекләрен калдырып,
Дөньядан уза.
Пәйгамбәрнең кабер ташы
Раузаи Мөтаһһәрәдә
Барча мөселман догасы
Изгебез Мөхәммәдкә!
 

Нет комментариев. Ваш будет первым!

← Назад