Салкыннан туңганда,
Бөрешеп торганда,
Иңнәремә салсаң кулыңны,
Җылынып китәмен
Һәм эреп бетәмен,
Кулларыңа алсаң кулымны.
Бик моңсу булганда,
Күңелем тулганда,
Бер назлап карасаң күземә,
Йөрәгем талпына,
Йөземә нур тула,
Рәхәт булып китә үземә. —
Ямь бирми бер нәрсә,
Күзләрем яшьләнсә.
«Балакаем», — диеп эндәшсәң,
Тынычланып калам,
Үземдә көч табам
Синең белән, әнкәм, киңәшсәм.