Икмәк кадере (чын хикәя)

Әй, бәһале, әй, кадерле, әй, гөнаһсыз яшь бала!
Рәхмәте бик киң аның, һәр дәм таян син Аллага.
Габдулла Тукай
Гомере буе әйбернең кадерен белеп яшәде ул. Һичнәрсәне исраф итмәү, бигрәк тә ризыкны кадерләп тоту аның канына сеңгән. Әллә баштан узган ачлык, әллә тәрбия нәтиҗәсе бу? Хәер, анысы мөһим дә түгел...
Инде менә сиксәннән үтеп китте, ә гадәте һаман да аның белән кулга кул атлый. Юкса, хәзер инде пенсиясе дә шактый, аның өстенә балалары да ярдәм итеп тора. Шулай да күпләр кебек өсте-өстенә әйбер алып, соңыннан чүплеккә чыгарып ату аның өчен ят күренеш.
Бигрәк тә шәһәргә баргач, чүп савытлары янында аунап яткан икмәк, булка кисәкләре яныннан тыныч кына үтеп китә алмый ул. Менә бүген дә, кызын каршы алу нияте белән, урамга чыккан иде, тротуар кырына ташлап калдырылган ап-ак күмәчне күреп, имәнеп китте. Бер сынык кына да түгел, яртысы да ашалып бетмәгән күмәч...
Әбинең күзенә яшьләр тыгылды. Үзе дә сизмәстән, калтыранган куллары белән икмәккә сузылды. Аның уйлары бу вакытта бик ерак үткәннәргә, күңел төпкелендә мәңгелеккә уелып калган хатирәләргә барып тоташкан иде...
1951 ел. Июль ае. Алар Черкас буена арыш урырга йө­риләр. Әнкәсе белән икесенә 50-55 сутый җир урып, көлтәгә бәйләп, суслымга куялар. Көн буена өйдән килгән ризык — ярты литр сөт белән кушып тутырылган катык. Көндез колхоз бер мәртәбә арыш оны тугып пешерелгән бик тәмле аш ашата. Эчәсе килгән кешегә кисмәк белән су да алып киләләр.
Анда кеше күп. Ял вакытында урлап кына арыш башы кыздырып ашыйлар да су эчәләр. Ә ул арыш ашый алмый, йөрәге әчетеп кыздырырга тотына. Ашамагач, су да эчелми...
Шулай беркөнне, көне буе эшләп, аның хәле бетте, өенә дә көчкә генә кайтып җитте. Аягыннан чабатасын салыр хәле калмаганлыктан, сеңлесе Сания салдырып алды.
Тик өйгә кайттым дип кенә рәтле ризык юк. Өстәлгә бер табак яфрак ашы пешереп куелган. Ә иртә белән тагын эшкә...
Шуннан ул утырып елады. «И Ходаем, минем түзәр хәлем калмады. Миңа я ипи бир, я җанымны ал», — дип такмаклады. Әнкәсе, бичара, аны кызганып үкседе, юатыр сүз таба алмады...
Башка чара юк, ул, бәхетсезлеге белән килешеп, шул яфрак ашын ашады да ятып йоклады. Алсуланып таң атканда, әнкәсе аны уятты: «Әйдә, кызым, тор әле, сине весовщик итеп билгеләгәннәр. «Бер кило ипи алсын да төшкә кайтмас», — дип әйттеләр», — ди. Моны Аллаһы Тәгаләнең чиксез рәхмәте дими, ни дисең инде?! Кояш баегач, сорады, кояш чыкканчы, теләгенә иреште бит!
Ул ипи әле дә күз алдында: яшел арыштан пешерелгән, ак әрем тәме килә, күзәнәксез, дәүрәк йодрык кадәр зурлыкта. Алай да, шуны алгач, ничек сөенгәнен үзе генә белә. Бу аның сугыштан соң беренче мәртәбә ипи ашавы иде бит...
Әби уйларын җыйнарга тырышты, айнып киткәндәй булды. Кесәсеннән кулъяулыгын алып, тиз генә яшьләрен сөртеп алды. Бу вакытта инде, бер сумка икмәк-кабартмалар күтәреп, кызы Разия кайтып килә иде...
 

Нет комментариев. Ваш будет первым!

← Назад