Ак яулыгы төшкән иңнәренә,
Чал чәчләре тора күренеп.
«Тагын чыгып баскан инде», — диеп,
Юлаучылар үтә сүгенеп.
Ул игътибар итми, ачуланмый,
Кемдә нәрсә эше бар аның.
Эчтән генә сыза күңел кылы
Биш балалы «ятим» ананың.
Ул соранып торыр кешемени?
Пенсиясе килә, бар йорты.
Тик ни кайгы: аннан алда китте
Гомер юлын бергә үткән карты.
Ә хәзер ул кирәксез бер мескен:
Күзе сукыр, кулы калтырый.
Танышлары чатта күргән чакта
Сәерсенә аңа, аптырый.
«Әй, әбекәй, кая балаларың,
Әллә читкә китеп беттеләр,
Әллә синнән алда вафат булып,
Сулган бер гөл сине иттеләр?»
Ә ул дәшми, башын түбән ия,
Балаларын килми сатасы.
Рәнҗешләрен эчкә җыеп, барыбер
Бар бит кабат шунда кайтасы...
Ак яулыгы төшкән иңнәренә,
Чал чәчләре тора күренеп.
«Тагын кайтып җиткән инде», — диеп,
Балалары куя сүгенеп.