Мин — мосафир

Мин мосафир. Юлга чыктым әле,
Нәкъ бер тамчы бәхет эзләү өчен.
Юл тигезсез. Түзә алмам, ахры,
Егылырмын сыман бетеп көчем.

Юлга чыктым эзләп дөреслекне,
Ә дөреслек бары күкләрдә.
Дөреслекне табу үтә кыен,
Табу мөмкин булмый күпләргә.
Юлга чыктым, эзләп тормышымда
Ни мәгънә бар? Нигә яшәвемне.
Язмыш таләп итте БӘХЕТ өчен
Янып-ялкынланып яшьнәвемне.
 

Нет комментариев. Ваш будет первым!

← Назад