Кышкы иртә. Чатнап торган салкын.
Өсте-башы тузган бер сабый.
Салкыннан бөрешеп барганда
«Сәдака», — дип күзләремә карый...
«Нинди ана бу мескенне шулай
Тилмерергә мәҗбүр итә икән?
Үзе бу вакытта кай тарафка
Кәеф-сафа эзләп китә икән?»
Автобуска керәм. Шунда кинәт
Коръән аятьләре яңгырый.
Күп тә үтми, «Сәдака», дип кулын суза
Иртән минем юлым бүлгән сабый...
«Бу бала соң әллә артык микән?
Кем җан биргән икән аңарга?
Әнкәсенең шундый таш йөрәген
Акыл җитә алмый аңларга».
Мин яңадан урам буйлап үтәм:
Бер сәләмә чүп савытын казый...
Ашарына ни дә булса эзләп,
Актарына тагын шул сабый...
«Бу балага Аллаһ сабыр бирсен,
Иманыннан аны яздырмасын.
Анасына туры юл күндерсен,
Язмыш аны башка аздырмасын!..»