Саз эчендә шыткан үлән кебек
Туган Тукай кимлек, мескенлектә.
Кем уйлаган аның чәчәк булып,
Нур сибәсен алда кешелеккә?!
Кем уйлаган яфракларын өзеп,
Зәгыйфьләсәләр дә бу җанны,
Аның саен ныгып үсәр дә, дип,
Шаккаттырыр диеп җиһанны?
Ә ул үскән, үсеп чәчәк аткан,
Хуш ис сипкән минем халкыма.
Ятим Апуш бөек ТУКАЙ булып,
Кереп калды милләт аңына.
Газиз туган телем, Тукай, милләт
Бергә яши хәзер йөрәктә.
Тукаемның «Китмибез»е, «Туган тел»е
Милләт итеп безне яшәтә.
Балачактан алып гомер буе
Озата бара шагыйрь иҗаты.
Зәгыйфь гөл дип түгел, янар чәчәк итеп
Искә ала һәммәбез дә аны!!!