Бу замана алга бара, диләр,
Кая бара, каян юл ала?
Бар кешене кеше танып белә,
Ул белгәннәр кая югала?
Күңеле ачык начар була алмый,
Начарлары каян табыла?
Изгелектә, изгелектә уем,
Явызлыклар ничек кылына?
Мәхәббәтнең ише — нәфрәт, диләр,
Чын ярату ничек була ул?
Нурлы кояш җирне ямьгә төрә,
Нурсыз җаннар ничек туа ул?..
Үз насыйбың сиңа язган булсын,
Исраф итмә аны, ташлама.
Хокуклар да тигез, Җиребез бер,
Бар яхшылык сүздән башлана.
Төннәр буе тирбәткәндер Әни,
Үстергәндер Кеше булсын дип...
Заманага лаек булып үссен,
Тик яхшылыклар гына кылсын, дип.
Яктылыктан башка Яшәү юкка чыга,
Мәхәббәткә бәхет кунадыр.
Мәхәббәтне саклый алмаганнар
Чүл гөлләре булып суладыр.
Минем әле менә шундый чагым —
Билгесезлек били бар яктан.
Җәйге җилләр назлап үпкән иде,
Кыш суыгы өтә яңакны.