Кешеләр тиз үзгәрә, диләр,
Дөрес сүзме, әллә ялганмы?..
Гамәлләре ничек каршылыклы,
Сүзләре дә сүзгә ялганмый.
Кайберләре менә балкып йөри,
Кайсылары кара коелган.
Үлемне дә җиңгән батырлар бар,
Исемнәре ташка уелган.
Кайсылары авырлыктан качып,
Гомере буе яши мәхшәрдә.
Берәүләре авыл, диеп яна,
Берәүләргә — җәннәт шәһәрдә.
Без, кешеләр, бик тиз үзгәрүчән,
Кыйбла тапмый искән җил сыман.
Дөнья безне сындырыплар сыный,
Бер иркәләп ала, бер кыйнап.
Кеше булып калыйк, җирдәшләрем,
Игелекләр эшләп калыйк без.
Баскан эзгә безнең гөлләр үссен,
Кеше дигән исем алыйк без!