Мин гашыйк булдым
Кулыма ап-ак ромашка алдым. Аның нечкә-нечкә таҗлары, кояш кебек сары күзләре мине әсир итте.
Үзем дә сизмәстән: «Ярата, яратмый...» — дип, ромашканың ак «чәчләрен» өзгәли башладым. Мин өзәм... ә аның таҗлары кимегәннән-кими бара. Мине әсир иткән озын чәчләре тиз генә юкка чыкты. Ул мине ярата! Тик мин шатланырга да, еларга да белмәдем. Мин гашыйк булган ромашка үлде. Мин аны үтердем...
Ромашканың җир өстендә яткан сары күзләре дә, таҗлары да миңа мескен булып тоелдылар. «Нишләдем мин?! Нишләдем?!» — шундый уйлар мине тиз арада камап алды. Мәхәббәтем, ромашкага булган сөюем, бер минутта күңелемнән хисләр чишмәсе булып, тирә-юньгә түгелде. Битемнән берәм-берәм күз яшьләре тәгәрәде. «Ярата! Яратмый..» — дип һаман үзалдыма сөйләнеп, озак утырдым. Ялгыштым, бик ялгыштым. Матур, болай да кыска гомерле чәчәкне өзеп, ялгыштым.
…Мин сиңа гашыйк идем... Сиңа... Чәчкәгә... Исеңдәме?.. Эх, юк шул, исеңдә түгел. Син, минем мәхәббәтем, хисләремне күптән оныттың инде. Ә мин юк...Онытмам да... Ишетәсеңме?.. Беләм, ишетәсең...
Бәхет
Нияз, йокыдан торуга ук, тәрәзә янына йөгереп килде. Кара, тышта ничек матур! Беренче кар ява! Күбәләктәй бөтерелеп, кар бөртекләре җиргә килеп куна.
— Ура! Кыш җиткән! — дип кычкырып җибәрде малай, үзе дә сизмәстән. Каршы караватта дусты Саматның йоклап ятканын бөтенләй үк оныткан ул.
— Ай-яй, дустымны уята язганмын икән! Беренче кар яуганын да күрмичә кала инде, — дип әйтеп куйды Нияз, уфтанып. — Әйдә, йокласын, әнә ничек итеп елмая. Берәр төш күрә, ахрысы. Аның янына әти-әнисе килгәндер, күрәсең, — дип уйлап куйды малай.
Нияз белән Самат балалар йортында тәрбияләнәләр. Икесенең дә әтисе дә, әнисе дә юк. Аларны кечкенә чакларында ук ташлап киткәннәр. Шуңа күрә балалар әти-әни җылысына мохтаҗ. Көн саен әти-әни турында хыялланалар иде алар.
Нияз, урамдагы могҗизага сокланып, хыяллар диңгезенә чумды. Әнә ул, бәләкәй генә самолетка утырып, күктә оча. Кар бөртекләре монда да бар икән. Алар, Ниязны күргәч, бөтенләй үк бии башладылар. Самолетның тәрәзәсенә сарылалар. Әйтерсен, шулай итеп алар малайга сәлам бирәләр.
Ниязның хыялларын кинәт кенә ачылган ишек тавышы бүлде.
— Нияз балакаем, сине чакыралар, — дип, үзенә дәште аны балалар йорты директоры Сабира апа.
Малай сискәнеп китте. «Кем икән?» — дигән сорау аны аптыратты. Нияз шатланырга да, елмаерга да белмәде.
Малай коридорга чыкты. Анда бер апа белән абый басып тора иде.
— Менә Нияз шушы малай була инде, — дип, Сабира апа, үзенең артына яшеренгән кечкенә егетне алга чыгарды.
— Исәнме, Нияз! Без синең яңа әти-әниең, — дип, апа малайның кочагына алды.
Ниязның күзләренә яшь тулды. Ул нишләргә дә белмәде. Малай әти-әнисен тапты. Күпме көткән бәхет! Нияз апаны тагын да катырак кочаклады.
— Әти-әни! — дип, кечкенә куллары белән абыйга сузылды. Малайның битеннән бәхет яшьләре тәгәрәде.
Кинәт Нияз Саматны исенә төшерде. «Ә ул нәрсә эшләр? Минсез ул ничек яшәр?» — дигән уйлар Ниязны биләп алды.
— Әти-әни, мин үземнең иң кадерле кешеләремне таптым, ә менә минем дустымның беркеме дә юк. Әйдәгез, аны да үзебез белән алып китик! Саматның миннән башка бер кешесе дә юк. Зинһар өчен, — диде Нияз бүлмәсенә карап.
— Ярый сон, улым, алырбыз. Кайгырма, — дип, апа белән абый Ниязны тагын да катырак кысып кочакладылар.