Шигърият

Мәхәббәт тарихы
Исеңдәме, гашыйк булдык,
Дәрья сулары — хисләр.
Зәңгәрсу синең күзләрең,
Аларда минем күзләр.
Сөю диңгезендә йөздек,
Яндык кайнар учакта.
Тик күбәләктәй булды сөю,
Югалды таң чыгында.
Сине эзләп күпме язлар
Сагышланып үттеләр.
Ялгыз йөрәк сине көтте,
Гөлләр сулып беттеләр.
Маңгайда инде сырлар,
Чәчләргә дә чал кергән.
Сине көткән яз айлары
Күптәннән үтеп киткән.

Уянырга вакыт
Гасырларда халык авазлары
Ишетелә әле һаман да.
Йөрәк тетри, хафалана дөнья,
Хатирәләр уяна тын гына.
Богау салган муенына халкым
Өстерәлә таудан түбәнгә,
Горурлыгың кайда икән, татар?
Җавап бирмәс безгә беркем дә.
Кояшлы көн төнгә алмашына,
Туган җирем гүя чит кебек.
Кайда калдың, газиз халкым минем?
Уянырга вакыт җитте кебек.

Сихерләнгән чәчәк
Чәчәгем нигәдер сулды
Җиткәч сары көзләрем.
Коела ап-ак таҗлары.
Әйтерсең, күз яшьләрең.
Сихерләнгән, ахры, чәчәк
Көзнең сагышларына.
Түзә алырмы минем гөлем
Язмыш сынауларына?

Язымда кал
Син килдең кабат күңелемә,
Гашыйк иттең, яраттың.
Гөрләвектәй хисләр белән,
Мине үзеңә караттың.
Тамчы кебек таммас яшем —
Җырга салынган алар.
Йөрәктә сөю, дәрт тулы,
Мине тик аем аңлар.
Серемне син чишим дисәң,
Кал син бары язларда.
Мәңге сүнмәс мәхәббәтем
Син булганда янымда.
 

Нет комментариев. Ваш будет первым!

← Назад