Татар халкында сүнмәс йолдыз,
Асыл зат каләм иясе бар.
Китсә дә ул безнең арадан
Татар күгендә мәңге янар.
Шагыйребез Габдулла Тукай
Ул бит чиксез талант иясе.
Михнәтле, ятим үткән балачагы
Кыска булган аның гомере.
Шушы кыска гына арада
Күпме шигырь, мәсәл язган ул.
Кайгыларга да бирешмәгән,
Бәхетсезлекләргә түзгән ул.
Шигырьләрендә гел яхшылык;
Намуслы булырга өйрәткән
«Эш беткәч, уйнарга ярый», — дип
Балаларны ул гел кисәткән.
Серле, мәгънәле әкиятләр,
Бик тә әйбәт, матур шигырьләр
Язган ул барысын яхшы итеп
Һәм уйлаган матур мәсәлләр.
Тукайның иҗаты бай, серле,
Аны укып бер дә туймыйбыз.
Горурлыгыбыз; бу шагыйрьне
Онытмыйча һаман данлыйбыз.
Башкалар аннан үрнәк алып,
Аңа карап шигырь язалар,
Тукай барысына да үрнәк,
Барысы да аны яраталар.