Кайчагында килә минем
Галәмнәргә очасы.
Алтын аема утырып,
Йолдызларны кочасы.
Кайчагында карлыгач күк
Килә канат җәясем,
Зәңгәр болытка утырып,
Кояшка үреләсем.
Алтын балык кебек йөзсәм
Хыял диңгезләрендә.
Күрсәм иде «аны» да мин
Шушы тылсым илендә.
Кыскасы, күңелем илендә
Минем очасы килә,
Үземнең зур бәхетемне
Тизрәк табасым килә.