Кышкы төндә

Көннәр буе ак кар яуды бүген,
Менә инде кич якынлаша,
Ә күк патшасы — ай тирәсендә
Тылсымлы йолдызлар ялтыраша.

Алтын ай нурлары яктысында
Җемелдәшә җирдә ак карлар,
Нинди сихри төн бу, әйтерсең лә,
Җирдә дә кабынган йолдызлар.

Әйтерсең лә күк һәм җир тоташкан
Күктә дә йолдыз, җирдә дә.
Нигә шулай серле була икән
Беренче кар яуган төндә?

Бу гүзәллек бер вакыт кына ул —
Беренче кар яуган төндә генә.
Башка вакытта да шул ук кар ич,
Ә кызыгы бары бер мизгелдә.

Нигә шушы сихри матурлыкны
Сизми икән кеше күңеле?
Беренче кар кебек ак һәм саф
Булса иде кеше теләге.
 

Нет комментариев. Ваш будет первым!

← Назад