Нинди генә җирләр юк дөньяда
Бик эссесе һәм бик салкыны.
Ләкин безнең туган яклар гына
Дөньядагы иң-иң матуры.
Һәр фасылның үз матурлыгы бар
Һәр фасылда үзгә серлелек,
Кышын ап-ак мамык карлар яуса
Язын челтерәп ага гөрләвек.
Кайбер җирдә гел җәй генә була
Ә кайбер илләрдә гел кыш кына.
Ләкин барыбер үз җирләре кадерле бит
Табигатьне тота алар саклап кына.