Күптән түгел Казанда булдым, Кремльгә бардым. Анда миңа иң ошаганы С өембикә манарасы һәм Муса Җәлил һәйкәле булды. Ни дисәң дә, аларга карагач, күз алдыма татар халкының тетрәндергеч тарихы килеп баса. Әйе шул, кызыклы да, кызганыч та ул милләтебез тарихы. Тырыш, тапкыр, яхшы күңелле, сәләтле татар милләтенә көнләшеп караучылар да булгандыр.
Элекке заман татарлары, хәзерге заман татарларыннан бик нык аерылып тора. Еллар узган саен, кешенең үз-үзен тотышы, характеры үзгәрә. Ә менә татарлар элек ия булган күп кенә кирәкле сыйфатлар хәзерге татарларга бик үк җитми шул. Еллар узганга карамыйча татар, үз сыйфатларын югалтмыйча, чын татар булып калырга тиеш. Ләкин хәзер милләттәшләребезнең хәле бик үк мактанырлык түгел. Чын-чынлап милләт җанлы кешеләр бармак белән генә санарлык. Татарлар бик аз калды. Кайберләре үзенең татар икәнен әйтергә дә ояла. Тик нигә? Татар тарихына күз салсак, аның шулай йөз кызартырлык түгел икәненә инанырбыз. Милләтебез өчен, илебездәге тынычлык өчен көрәшкән чын милләтчән татар пәрварларын күрербез. Ә киресенчә, «Мин — татар баласы!» — дип горурланып әйтергә кирәк, ләбаса.
Чын татар кешесе үзенең туган телен, мәдәниятен, динен, гореф-гадәтләрен белергә һәм татарлык сыйфатларына ия булырга тиеш, дип уйлыйм мин. Татар үзенең туган телен белергә, белмәсә, өйрәнергә тиеш. Үзенең мәдәниятен, динен белмәгән татарны да татар дип әйтеп булмый инде. Татар көчле, батыр, максатчан һәм гадел булырга тиеш. Бу сүзләр болай гына әйтелмәгән, тагын шул тарихыбызга күз салсак, без моны ачык күрербез. Шуңа күрә дә, элек милләтебез бөегрәк булган. Ә хәзерге күп кенә татарларга югарыда саналган сыйфатлар җитми.
Ул сыйфатлар хәзергә кадәр югалмаган булса, хәзерге татарлар да элекке статусын югалтмасалар иде, ягъни хәзер милләтебез идеаль һәм бөек булыр иде. Тик өметне югалтмыйча, халкыбыз өчен тир түгеп эшләүче татарлар аз булса да, хәзер бар. Андыйлар булганда милләтебез югалмас. Татар милләте бетмәсен өчен, һәр кеше дә кечкенә генә эш белән дә ярдәм итә ала. Шуңа күрә, горурланып: «Мин — татар баласы» дип ныклап эшкә керешик.
Гаяз Исхакый ныклап уйландырырлык сүзләр әйткән: «Әхлак бетсә, тел бетә, тел бетсә — милләт бетә». Уйлап карасаң, бу сүзләр бик дөрес һәм мәгънәле. Моның турында уйланып, ныклы фикергә килик.