Онытылмас дәрес

(Хикәя)
Укучы тормышы. Укытучылар, сыйныфташлар, дәресләр, сөендергән бишлеләр һәм көендергән икелеләр... Боларның барысы да укучы тормышында күп урын алып тора. Һәрбер дәрес, һәрбер укытучы һәм һәрбер билге нинди дә булса йогынты ясый.
Әлбәттә, укучы тормышында иң зур урынны мәктәп һәм дәресләр алып тора. Укыган дәресләрнең иге-чиге бармы икән ул?! Кыңгырау белән дәрескә керәсең, кыңгырау белән чыгасың. Шушы кыңгырау чыңы яңадан-яңа дәресләргә алып керә. Тора-бара кыңгырау чыңы да, дәресләр дә гадигә әйләнә. Әнә шул дәресләрнең бер үзенчәлеклесе, онытылмас истәлек булып, хәтердә кала икән ул. Кемдер беренче тапкыр «2»ле алган дәресен оныта алмый, кемдер тәүге тапкыр яраткан фәне кергән дәресне исендә калдыргандыр. Ә менә минем хәтеремдә, мәңге югалмас булып, беренче дәрес калды.
...Беренче сентябрь. Мин тәүге тапкыр, кулыма чәчәк бәй­ләме тотып, мәктәпкә барам. Сумкадагы китап-дәфтәрләрне кат-кат барлап чыктым. Ятлаган шигырьне, онытмаганмынмы дип, берничә тапкыр кабатладым. Мәктәпкә дип тектергән күлмәгемне кидем, чәчемә ак тасма тактым. Көзгедән миңа таныш булмаган бер укучы кыз басып тора. Ирексездән, елмаеп куйдым: болай киенү миңне җитди һәм җаваплырак күр­сәтә. Мәктәпкә укырга баруыма сөендем һәм горурландым. Әмма шул вакытта күңелемдә дулкынлану һәм курку хисе дә бар иде. Ни дисәң дә, мәктәптә уку олылар эше, зур җаваплылык өстәлә. Менә мин мәктәптә. Бүгенге иртә ничек матур! Якты кояш нурларына күмелгән мәктәпне күреп сокландым.
Үзе кечкенә, әмма якты, матур һәм тылсымлы. Кояшы да бүген икенче төрле. Әллә минем тәүге кат мәктәпкә баруымны белә инде? Нурлары нинди якты бит! Безнең шатлыкка яңадан да бер матур төс өсти. Мәктәбебез үзенә тартып, якты нурлар сирпеп тора. Сыйныф бүлмәсенә без алып килгән аллы-гөлле чәчәкләрнең хуш исе таралган.
Минем каршыма «беренче укытучым» — якты йөзле Дамира апа килеп басты. Ул үзе дә җылы кояш кебек балкып тора.
— Исәнме, 3өһрә! — диде ул. Мин оялып кына тыныч тавыш белән: — Исәнмесез, дим.
— Мәктәпкә укырга килүең белән котлыйм! Әйдә, бәйрәм башланганчы мәктәпне карап чык, — диде Дамира апа.
Мин төрле язулар, плакатлар белән бизәлгән мәктәбемне карап чыктым. Укытучы апам тырышкан — мәктәп бик матур бизәлгән.
Бәйрәм тантанасы башланды. Безне котладылар, бү­ләкләр бирделәр. Мин кулыма әлифба китабын алдым. Аны әле бер тапкыр да ачып караганым булмаса да, эчендә күпме белем, күпме кызыклы әйберләр барлыгын күңелем сизде. Тантаналы линейкадан соң беренче дәресне укырга сыйныф бүлмәсенә кердек. Дамира апа елмаюлы йөзе белән сөйли башлады.
— Укучылар! Сез бүген тәүге тапкыр мәктәпкә килдегез. Әйе, мин сезне балалар дип түгел, инде укучылар дип атыйм. Сез бүген олы тормышка бер баскыч атладыгыз.
Әле сез бусагада гына, зур дөньяга хәтле ул баскычтан озак менәсе бар. Әйдәгез әле башта «мәктәп нәрсә ул?» дигән гади генә сорауга җавап биреп карыйк.
Берсе: «Мәктәптә укырга, язарга өйрәнәчәкбез» — диде. Кайсыдыр: «Мәктәп ул бина, без анда көн саен укыячакбыз, — диде. Кемдер: «Без анда дәү булырга өйрәнәбез», — дип җавап бирде. Укытучы апабыз елмаеп кына тыңлап торды да сөйли башлады:
— Мәктәптә без дөньяны танырга өйрәнербез. Иң беренче бурычыбыз — сез әйткәнчә, укырга, язарга һәм санарга өйрәнү. Сезнең барыгызны да кызыксындырган кояш, ай, йолдызлар, табигать серләренә төшенербез. Хәрефләрне танып, төрледән-төрле кызыктыргыч китаплар укып, сорауларга җаваплар табарбыз. Мин дә сезгә ярдәм итәрмен. Иң мөһим бурыч дөньяның киң, матур икәнен белү, тормышта үз урыныбызны табарга һәм дөрес, лаеклы яшәргә өйрәнү, телебезгә, милләтебезгә ихтирам күрсәтү, — дип аңлатты Дамира апа. Ул мәктәптә үзебезне тәртипле тотарга кирәклеген дә искәртеп узды. Әлбәттә, укытучы апабыз бу сүзләр белән генә чикләнеп калмады. Кемгә ничектер, миңа аның бу сүзләре дә бик күп нәрсәне аңларга ярдәм итте. Мәктәпкә аяк басканда, кечкенә сабый бала булсам,аннан чыкканда, мин инде күп нәрсәләрне белүче кеше итеп тойдым үземне. Өйгә кайтканда, табигатьнең моңа кадәр игътибар да ителмәгән матурлыгын күрдем, купшы төсләргә буялган агачларга, кояшлы аяз күккә карап хозурландым. Матур көз дә мине беренче тапкыр мәктәпкә килүем белән котлый кебек. Шушы кыска гына вакыт эчендә ул безне дөньяга башкача карарга өйрәтте. Безнең киләчәгебезне кайгырткан, безне яраткан өчен барысы-барысы өчен дә рәхмәт сезгә, беренче укытучым!
Өйгә кайткач, әлифбаны кат-кат карап чыктым. Тизрәк мәктәпкә барып, укытучымның якты йөзен күрәсем, мавыктыргыч дәресләренә керәсем килде. Дамира апаның сүзләрен искә төшердем дә беренче дәресне мәңгегә онытмаска үз-үземә сүз бирдем.
Инде бу көннән соң күпме айлар, еллар узды. Ул көн, ул дәрес, ул серле мәктәп һәм беренче укытучым бүгенгедәй күз алдымда. Ул минем күңелемә якты, матур хатирә булып гомергә кереп калды.
 

Нет комментариев. Ваш будет первым!

← Назад