«Ах, иртә дә җиткән икән», — диде ромашка һәм, кояш җылысын тоеп, таҗларын ачты. Кояш алтын нурларын тирә-якка сибә, бер нурын ромашкага да җибәрде. Нур астында чәчәкнең ап-ак, саф, чиста таҗлары иркәләнде. Иртәнге чыкка ялтырап торган ромашка, зифа буйлы кызлар шикелле, тын гына искән җилдә, чайкалып тора башлады. Ничек рәхәт! Кинәт монда бер яшь кыз килде. Безнең ромашканы күреп, тормышка сөенеп яшәгән чәчәкне кызганмыйча, өзеп чәченә кадады... Ничек аяныч !..