Кыш җитте, салкынайтты дип
Җылырак киенәләр,
Нәкъ шулай ук агачлар да
Ак карга төренәләр.
Менә зәңгәрсу зур урман
Ак юрганга капланган.
Әкияти ил ул урман
Кышын ул башка булган.
Салкынайтты, кошларга да
Бик авыр туры килә.
Җимлек ясап куйсаң да бит
Аларга файда тия.
Җәен күңелле, кышын да
Начар дип әйтеп булмый.
Чаңгы шусаң саф һавада
Күңел шатланып туймый.