Ак, зифа буйлы каеннар
Үсәләр каенлыкта.
Кайда дисез бу гүзәллек?
— Тик Салтык-Ерыклыда.
Аллы-гөлле чәчәкләр дә
Тирбәләләр болында.
Кайда мондый матурлык бар?
— Тик Салтык-Ерыклыда.
Төз наратлар чайкалалар,
Талгын җир дулкынында,
Кояш серлерәк елмая
Тик Салтык-Ерыклыда.
Авылымда һәр мизгел дә
Миңа матур күренә.
Һәр кешегә кадерле бит
Туган җирләре генә.