Сихри көз

(хикәя)
Сентябрь аенда җәйнең әле китәсе килми иде. Шуңа күрә табигать ярым көз, ярым җәйгә охшап калды. Күктә кояш балкый, ләкин табигатьтә көз чалымнары барлыкка килә башлады инде. Әнә, агачларда сирәк кенә булса да сары, кызыл яфраклар күренгәли. Кошлар да көчле тавыш белән дәртләнеп сайрамый: җылы якка китәргә әзерләнәрдер. Кояш та җәйдәге кебек кыздырмаса да, көзге салкыннар килеп җитмәгән иде әле. Табигатьтә әбиләр чуагы. Ләкин ни хәл итик, барыбер эссе җәйдән соң, салкыннарын, яңгырларын, муллыгын ияртеп, чын көз килә, чөнки табигать законнарын үзгәртеп булмый...
Көзне каршылар өчен агачлар да купшылана. Әнә зифа яшь ак каен алтын алкаларын тагын куйган. Ә шомырт яшькелт-куе кызыл яңа күлмәген кигән. Миләш белән балан да тәлгәшләрен тагын да тәмлеләндергән, кызартканнар. Калган башка агачлар да кызгылт-сары, алтын һәм башка тылсымлы, матур төсләр белән чуарланган, бизәлгән. Кызык, ни өчен энәле нарат белән чыршы үзгәрмәгән икән? Алар һаман яшел килеш тора бирә. Әллә җәй белән хушлашасылары килми инде?
Куе, зур-зур болытлар күкнең еш килә торган кадерле кунакларына әйләнде. Гел киләдер дә елыйлар, киләләр дә елыйлар. Нинди кайгы-хәсрәтләре бар икән? Бәлки алар да күңелле җәй киткәнгә моңсуланадыр...
Җәйнең моңлы җырчы кошлары, салкынайтуны тоеп, җылы якка юл алды. Әйе шул, салкынайтты: кояш гел зур болытлар артына кача башлады. Җәй киткәч, кояш та күктә гел елмаймый.
Урамда салкынайтканнан-салкынайта, җәнлекләргә дә азык кими бара. Бөтенләй ук беткәнче, җыеп калырга кирәк! Шуңа күрә барлык кошлар, җанварлар, бөҗәкләр үз эшләрендә булды: алар кышка запас җыя.
Җәнлекләрнең үз эше, кешеләрнең үз эше. Без дә җәй буе карап, су сибеп үстергән яшелчә-җиләк-җимешләрне җыеп алдык. Көзге муллыкны кар астында өчен бар кеше бакчаларында эштә булды.
Ноябрь... Агачлардагы яфраклар җирне түшәделәр. Эшләр бетте. Күктән әкрен генә ак мамык ява. Беренче кар!.. Әйтеп үткәнемчә, табигать законнарын бозып булмый: тиздән шушы беренче кар белән көмеш кыш та килеп җитәр!..
Һәрбер ел фасылының үзенә күрә бер яме бар. Җәй үзенең җылы кояшы һәм яшеллеге белән аерылып торса, көз купшы төсләре, салкыннары һәм серләре белән үзенчәлекле. Язның сихри гөрләвекләре чыңы туган якны сагынып кайткан моңлы кошлар җыры. Кыш исә үзенең энҗе ак, саф кары һәм күңелле матур бәйрәмнәре белән дан тота.
Ходайның мөмкинлекләре чиксез шул! Һәрбер ел фасылын үзенең кирәкле үзенчәлекләре белән ничек матур итеп ясаган! Шуңа күрә язны-кышны да, җәйне-көзне дә бертөрле итеп яратырга кирәк.

 

Нет комментариев. Ваш будет первым!

← Назад