Өй янындагы ояда
Сыерчык сайрап тора.
Әллә берәр зары бармы
Җырларыннан моң ага.
Әллә оябыз ошамый
Әллә бар моң-зары,
Гел кайгыда булды бу кош
Бигрәк моңлы җыры.
Ишетте бугай сүземне
Телгә килде кошчык.
Сөйләп бирде барысын да
Кайгылы сыерчык.
«Җылы якка киткәндә
Дустым белән идем», — ди
«Бергә исән-сау кайтырга
Бик теләгән идем», — ди.
«Ләкин авылга кайтканда
Кайгылы хәл булды.
Мылтыклы бер кансыз кеше
Аңа төбәп атты.
Бик кайгырдым дустым өчен
Күз яшьләре түктем.
«Бу җирдә начар кешеләр
Нигә бар соң?» — дидем.
Шушы минем олы кайгым
Белдең менә», — диде.
«Син дә шундый начар кеше
Була күрмә», — диде.
Аңладым мин сине, дустым,
Зур түземлек синдә.
Кайгыларга бирешмичә,
Яшә әле җирдә.
Ак шомыртлар
Өй каршымдагы шомыртлар
Чәчәк атканнар.
Бар җиргә тәмле хуш исләр
Гел тараталар.
Шомырт чәчәкләре ак, саф —
Керсез чәчәкләр.
Әйтерсең, бары яхшылык
Алар чәчәләр.
Урамнарга чыгуга ук
Исе тарала.
Җанга ятышлы ул хуш ис
Гел шатландыра.
Тик чарасызга өзәләр
Ул чәчәкләрне.
Саклыйк әле табигатьне —
Өзмик гөлләрне.