Табигать һәм кеше (нәсер)

Табигать һәм кеше (нәсер)
Табигать һәм кеше... Бу сүзләр бер-берсенә охшаган да, охшамаган да. Кеше туа, ә табигатьнең туу вакыты — яз. Язын барлык җир: агачлар, сулыклар, җәнлек-җанварлар — барысы да уяна, яшәрә. Ә яшьлек, җәй кебек. Җәй ул — табигатьнең иң матур, иң дәртле чагы. Картаю чорын көзгә охшатып була. Кеше кибә, саргая, көче бетә, табигать тә саргая, яңгырлар ява... Ә аннары инде кыш җитә. Табигать тына. Бу вакытны кеше үлеме белән чагыштырып була. Ләкин кыштан соң кире язлар җитә. Ә кеше үлгәч, кеше кире җиргә яшәргә кайта алмый. Шуңа күрә тормышта дөрес һәм лаеклы итеп яшәргә кирәк.

* * *
Вак-вак энҗе карлар төшә,
Кышын шундый матур була.
Салкын көн булса да, кояш
Һәр көн балкып чыгып тора.

Ә язын бөтенләй башка:
Бар җирдә матур, җылы.
Челтерәп ташулар ага,
Яңгырый кошлар җыры.

Шаян көләч кояш балкый
Җылы җәй көннәрендә.
Гөлчәчәкләр, күбәләкләр
Ямь бирә табигатькә.

Көзен дә күңелсез түгел:
Бар җир сары алтында.
Көннәр салкынчарак, ләкин
Матур көз айларында.

Нигә шушы табигатьне
Дус итеп алмый кеше?
Нигә бары начарлыкка
Тартыла соң күңеле?

Дөнья матур, шундый киң бит
Күпләр шуны аңламый.
Заманасы шундыймы соң?
Күпләр начарлык уйлый.

Шушы матурлыкны саклап
Яшәсәк соң ни булса?
Уйласам да бу тормышны
Нигәдер күңел тула.

Матур күңелле булу һәм
Гадилек җитми безгә.
Яшәсен иде кешеләр
Матур тормышлы җирдә.
 

Нет комментариев. Ваш будет первым!

← Назад