Кәефсезлек

Сулган йөзләр, тоныкланган караш.
Бер эш килми кулдан — арылган.
Йокы килә кебек, әллә килми,
Күңел көн гаменнән арынган.
Эндәшәсе килми һичберәүгә,
Ялгызлыкта килә каласы.
Шундый канун: күңел борчылганда
Кәефсезлек белән янасы...
Юк, берәү дә мине күрмәсен!
Янга килеп сүз дә катмасын!
Кәефем юк бүген, шунысы яман...
Ник кырык эш ярылып ятмасын!

 

Нет комментариев. Ваш будет первым!

← Назад