Алдымда көзгедәй шугалак...
Үзе саф, ялтырый, үзе ак —
Язмышым юлларын сызарга...
Ярамый көзгене бозарга!
Чатнаган көзгедәй шугалак...
Өсләре әллә боз, әллә ак...
Итекләр таптаган өслеген.
Үзем дә мин шулар төслемен...
Ярылган көзгедәй шугалак,
Күңелләр тагын да катырак!
Туң сыңар биләй сузудан,
Җан мәхрүм җылылык узудан...
(4.12.2010)