Кисемтәләп кисәкләргә телгәләнгән,
Мүк өстендә калган икән агач төбе.
Тамырыннан йолкыганга чыдаса да,
Балта үткәч калган бары яшәү көле...
Кисемтәләп кискәләнгән агач төбе...
Бу — кешенең асылыннан киткән көне...
Яшәешнең тынып барган, башын салган,
Авырайган, караланган соңгы өне...
Агач дүмгәгенә артың куеп,
Утырып бер хәл җыеп ал, әйдә, кеше!
Кан саркыйдыр җәрәхәттән, әрнеп яна...
Кемнең кемдә бар соң гамьле эше?!
Күгәрекләр, күк гөмбәләр чүгәләгән,
Сырып алган нәүмиз агач төбен.
Шаулап үскән имән юкка чыккан!
Вакыт эзен искәртә тик пычкы чүбе...
(22.11.2010)