Кыласылары — кылынган...
Аласылары — алган...
Югалтасылар — югалган...
Алмастайлары — калган...
Дәһшәтле гомер җилкәгә
Күтәрмәстәй йөк салган...
Буласылары — булынган...
Булмастайлары — сынган...
Гомер лепкәсендә җилдә
Җилферди ап-ак кылган —
Без бу җирдә ни кылган?!
Язмыштан узмыш — узылган...
Гомер туннары тузган...
Теге чалгылы карт кортка
Кил, диеп, кулын сузган,
Янәсе гомер узган,
Күзеңдә бары тузан —
Кызганмасаң мыскыллап көл,
Кызгансаң, әйдә, кызган...
Узасы еллар узган...
...Тик алда нинди ызан?!.
Күр, алда яшел ызан —
Быжылдап оча божан...
Чәчәкләр башын сузган...
Кырмыскалар юл алган...
Тәкәрлек чаба алдан...
Яңа туган бозау юлга
Кайнар «тәбикмәк» салган...
Һавада ул «тәбикмәк»нең
Татлы исе дә калган...
«Гомер үтте» — дигән сүзләр
Ялган сүз, дуслар, ялган!
Ялган сүз!..
Ялган!..
Ялган!..