СӘРБИ ӘБИ ЯЗМЫШЫ
Бердәнбер кызы Сараны
Кияүгә бирде әби.
Кияү әйтте: «Ташламабыз...
Булырсың безнең, әни».
Вәгъдәсендә торды егет,
Хуҗа булды сүзенә —
Өйләнеп биш ел үткәч тә
Алып кайтты үзенә.
Ташламадылар әбине
(Әле, диләр, егәрле...),
Тоттырдылар ике бәби —
Һәр кулына берәрне.