Намазга бас

Күзең күрә, камил акылың бар
Аякларың йөри туктаусыз;
Намазга бас, Аллаһ каршысына,
Көнең узмас бушка файдасыз.

Намазга бас, бер дә үкенмәссең,
Күңел күзең китәр яктырып;
Аллаһының чиксез рәхмәте киң,
Нигъмәтләрен бирер арттырып.

Нинди шатлык: камил акыл белән
Кул күтәреп дога укуы;
Нинди бәхет Аллаһ каршысында,
Чын ихластан сәҗдә кылуы.

Күңелеңнең тынычлыгы артыр,
Дога укып, тәүбә иткәндә;
Авырлыклар җиңел генә узар,
Бер-бер артлы сиңа килгәндә.

Намазга бас, һич тә ялгышмассың
Өйрәнмәссең яман гадәткә;
Кылган гамәлләрең Ахирәттә,
Алып керер туры җәннәткә.

Намазга бас, Аллаһ каршысында
Иң бәхетле кеше булырсың;
Җәннәт бакчасыннан нурлар алып
Җәннәт нигъмәтләрен татырсың.

Нинди байлык биргән безгә Раббым:
Кул-аяклар, күзләр-колаклар;
Саусыз тусак бик бәхетсез булсак,
Күренмәс бит булган байлыклар.

Бармакларны Раббым биргән безгә
Зекер әйтеп, тәсбих тартырга;
Акылны да тулысынча биргән,
Гыйлем алып зиһен артырга.

Бүләк иткән безгә: Кояшны да
Күктә балкып торган Айны да;
Тәүбә итсәк Аллаһ каршысында
Җиңә алмас безне кайгы да.

Намазны да бишкә бүлеп биргән
Бүләк итеп гүзәл затына;
Намазга бас, бурычыңны үтә
Шөкер итеп Аллаһ каршына.

Нинди шатлык, олы зур куаныч,
Намаз укып көнең башланса;
Үрнәк алып синнән башкалар да,
Намаз белән көнен башласа.

Намазга бас, чистарт калебеңне
Начар уйлар китәр күңелеңнән;
Авыр сүзләр, төрле мәшәкатьләр
Җиңел үтәр йөрәк түреңнән.

Намазга бас, изге дога белән
Яктырсың күңел түреңне;
Изге гамәл белән гомер итеп,
Үткәрерсең һәрбер көнеңне.

Вакыт узар, саулыгың да тузар
Күзләрең дә күрми башларлар;
Саусызланган хәлсез аякларың,
Салмак кына җирдән атларлар.

Сау-сәламәт булган чагыбызда,
«Раббым-Аллаһ!» — диеп каршында,
Кул күтәреп, укып дога кылсак
Ул кичерер безнең барсын да.
Рәзинә Әхмәтҗанова.
Балык-Бистәсе районы,
Биектау авылыннан.
 

Фикер (0)

Нет комментариев. Ваш будет первым!

← Назад