Дин дәресләре 3 кисәк

Дин дәресләре
3 кисәк
Гыйбадәт



Мөәллифтән
Дин дәресләренең икенче җөзе кебек ошбу өченче җөзе дә алты еллык мәктәп программасына туры китереп төзәтелде. Бу җөзе гыйбадәт бәхәсеннән (өйрәнү) булып, монда үткән елда кичелгән бәгъзе бәхәсләр киңәйтелү өстенә, анда кичелмәгән бәгъзе мәсьәләләр дә зекер ителмештер. Программа буенча бу елда тарих исламнан хөләфаи рашидун дәвере дә кичелергә тиеш булса да, без моны мөнәсиб тапмадык, шунлыктан, бу китап ялгыз гыйбадәт кыйсменә хасланды. Бу елда хөләфаи рашидун тарихын үткәрергә теләгән мөгаллимнәр тарих ислам китапларыннан истифадә итәргә мөмкиннәр. [15 июнь 1918 ел. Оренбург. С. Бикбулат.]

1. Тәһарәт алу рәвеше.
Аллаһы Тәгалә безгә дүрт төрле гыйбадәт фарыз иткән. Бу гыйбадәтләрнең берсе намаздыр. Ул көненә биш мәртәбә фарыз. Намаз өчен аерым рәвештә юынып алырга да кирәк. Аллаһы Тәгалә шулай кушкан. Намаз өчен юыну шәригатьтә “тәһарәт” дип йөртелә. Тәһарәтсез намаз уку дөрес түгелдер. Тәһарәт менә шул рәвешчә алына: гаурәтләрең таза булмаса, иң башлап шуларны тазалыйсың. Моңа “истинҗә” диләр. Истинҗә кылу өчен иң яхшы нәрсә судыр. Әгәр дә нәҗәсәт читкә җәелгән булмаса, таш, кирпеч кебек нәрсәләр белән дә истинҗә кылырга ярыйдыр. Гаурәтләрне тазалагач, Бисмилләһ әйтеп, тәһарәт алачагыңны күңелеңдә тотып, ике җиңеңне сызганасың да, өч мәртәбә беләзекләргә хәтле ике кулыңны юасың (1 рәсем). Аннан соң, өч мәртәбә авызга су алып, чайкап ташлыйсың (2 рәсем). Аннан соң, өч мәртәбә борыныңа су алып ташлыйсың (3 рәсем). Аннан соң, өч мәртәбә бөтен битеңне юасың (4 рәсем). Бит юганда сакаллы кеше сакал араларын да аралаштырырга тиештер. Аннан соң, өч мәртәбә терсәкләрең белән уң кулыңны юасың (5 рәсем). Аннан, өч мәртәбә терсәкләрең белән сул кулыңны юасың (6 рәсем). Аннан соң, ике учыңа яңадан су алып ташлыйсың да, учларың белән бөтен башыңны сыйпап чыгасың (7 рәсем). Болай башны сыйпауга “башка мәсех кылу” диләр. Башка мәсех кылганда колакларга (8 рәсем) һәм дә муенга да мәсех кылырга тиеш була (9 рәсем). Моннан соң өч мәртәбә тубыкларың белән уң аягыңны, аннан, өч мәртәбә сул аягыңны юасың (10 рәсем). Менә шуның белән тәһарәт алып беткән буласың.
Пәйгамбәребез тәһарәтне гелән диярлек менә шул рәвешчә ала торган булган. [Бу сүзебез белән югарыдагы рәвешчә тәһарәт алуның сөннәтчә тәһарәт икәнлеген искә төшереп китәбез: безнеңчә бу турыда шул кадәр җитәдер: тәһарәтнең сөннәт, мөстәхәб һәм әллә нәрсәләрен төзү катгыян дөрес түгелдер.] Сәхабәләр дә шулай ала торган булганнар. Ләкин тәһарәтнең дөреслеге вә тәһарәт булуы өчен ул дәрәҗәдә үк ныгытып юынмаганда да ярый: бер мәртәбә бөтен йөзне, бер мәртәбә терсәкләр белән бергә ике кулны, бер мәртәбә тубыклар белән бергә ике аякны юу һәм башның дүрт өлешеннән бер өлешенә мәсех кылу белән тәһарәт тәһарәт буладыр. Шушы дүрт нәрсәнең берсе генә калса да тәһарәт тәһарәт булмыйдыр. [Бу сүзләребез белән тәһарәтнең фарызларына ишарә кылып киттек. Безнеңчә боларны фарыз дип атамаска шулай гына кичәргә тиеш.] Ләкин тәһарәтне югарыда күрсәткәнчә тулы итеп алу саваплырактыр. Су азлык яисә вакыт тыгызлык кебек зарурат булмаганда, әлбәттә, шулай тулы итеп алырга вә күбрәк саваплы булырга тырышырга кирәк.

2. Читеккә мәсех кылу.
Тәһарәт алганда аяклар да юыла дигән идек. Ләкин һәр тәһарәт алган саен аякларны юу лязим түгел. Бер мәртәбә тәһарәт алып вә аякларыңны юып кисәң, икенче тәһарәт алганда читекләреңә мәсех кылу да җитәдер. Читекләргә мәсех кылу ошбу рәвешчә була: кулларыңны суга чылатасың да, өч урта бармакларыңны читекләреңнең баш тарафыннан йөзләренә яткырып тубыкларга кадәр тартасың. Шуннан соң, читекләргә өч сызык төшеп кала. Менә мәсех кылу шулай була. Мәсех кылу өчен читек булу гына шарт түгелдер. Итек, шиблит, су үтмәслек оек, итек урынында киелә торган киез итек, тубыкларны капларлык кәвеш кебек аяк киемнәренең барысына да мәсех кылу ярыйдыр. Аяк киеменең мәсехкә яравы өчен тубыктан астагы тарафында аякның өч кечкенә бармаклары сыярлык ертык булмаска тиештер. Мондый ертык яисә тишек булган аяк киеменә мәсех кылу дөрес түгелдер. Бер аяк киемендә вак тишекләр булып, бөтенесен җыйганда өч кечкенә аяк бармаклары сыярлык булса да мәсех кылу ярамыйдыр.
Өендә торган кешегә бер тәүлек, ягъни егерме дүрт сәгать буенча алган тәһарәтләренең барысында да мәсех кылу дөрестер. Сәфәрдә булган кеше өч тәүлек буенча читекләренә мәсех кыла аладыр. Мәсехнең мөддәте читекне кигән вакыттан хисапланмыйча, тәһарәт бозылган вакыттан хисапланадыр. Мәсәлән: берәү икенде намазында тәһарәт алып, аякларын юып читекләрен кисә, шул тәһарәте белән ахшам вә ястүләрне дә укыса, тәһарәте ястүдән соң гына бозылса, читекләренә икенче көннең шул вакытына кадәр мәсех кылу дөрестер.
Мәсех, мөддәте тулу белән, яисә аякның үкчәсе читектән кубып, тубыкка кадәр килү белән бозыладыр. Мәсех тәһарәтле вакытта бозылса, яңадан тәһарәт алу тиеш булмый, бәлки аякларны юу җитәдер.

3. Җәрәхәткә мәсех кылу.
Тәһарәт ала торган кешенең тәһарәт алганда юыла торган бер әгъзасы җәрәхәтле булып, аны юу зарар итә торган булса, ул әгъза юылмыйдыр. Бәлки юеш кул белән аңа мәсех кылу, ягъни сыйпау җитәдер. Әгәр дә мәсех кылу да зарар итә торган булса, өстенә ябылган чүпрәк, кәгазь кебек нәрсәләргә мәсех кылынадыр. Җәрәхәткә бәйләгән нәрсәгә мәсех кылу өчен аның тәһарәтле вакытта ябылуы шарт түгелдер. Кайчан ябылган булса да мәсех кылу дөрестер. Җәрәхәт өстендәге нәрсә алыну, яисә төшеп китү белән мәсех бозылмыйдыр. Җәрәхәт төзәлгәннән соң, өстендәге нәрсәгә мәсех кылу ярамый, бәлки юарга тиештер.

4. Тәһарәтне боза торган нәрсәләр.
Тәһарәтне ошбу нәрсәләр бозадыр: 1) Гаурәтләрдән нәҗес килсә. 2) Арттан җил килсә. 3) Җәрәхәттән кан, эрен, сары су кебек нәрсәләр акса. 4) Борын канаса. 5) Күздән лайлалы яшь килсә. 6) Авыз тулысынча аш косылса. 7) Аз булса да кан косылса. 8) Ятып яисә сөялеп йокланылса. 9) Һушсыз булынса. 10) Намаз эчендә кычкырып көленсә.

5. Гозерле кеше.
Бер намаз укып бетерерлек кадәр вакыт тәһарәтле булып тора алмаган кеше шәригать каршында гозерле кеше буладыр. Мисал: берәүнең борыныннан һаман кан килеп торса, яисә җәрәхәттән эрен кебек нәрсәләр агып торса, ул кеше гозерле кеше буладыр. Гозерле кешегә һәр намаз өчен тәһарәт алу тиеш буладыр. Шул намаз вакыты эчендә аңардан тәһарәтне боза торган нәрсә килеп торса да, тәһарәте бозылмаган саналадыр. Шулай ук андый нәҗес килү белән намазы да бозылмыйдыр. Шулай ук шул намаз вакытында килгән нәҗес киеменә яисә намаз укый торган урынына тисә дә нәҗескә хисап ителмидер. Шул намазның вакыты үткәч тә нәҗес хисап ителеп, икенче намаз өчен аны пакьләү тиеш буладыр. Гозерле кешенең тәһарәте бер намаз вакытына гына ярыйдыр. Икенче намаз вакыты керү белән бозыладыр. Шул намаз вакытында аңа бер тәһарәт белән теләсә нинди намаз укырга да дөрестер. Гозерле кешенең тәһарәт алып читек кигәнчә гозере килми торса, читеккә мәсех кылуы да дөрестер.

6. Тәяммем.
Намаз уку өчен, әлбәттә, тәһарәтле булу тиештер. Әгәр дә бер-бер сәбәп белән тәһарәт алу мөмкин булмаса, ул вакыт “тәяммем” сугу дөрестер. Тәяммем дип пакь җир затына кулларны сугып, бит вә кулларга сыйпауга әйтәләр. Тәяммем ошбу рәвешчә кылынадыр: әүвәл Бисмилләһ әйтеп үзеңнең намаз өчен тәяммем сугачагыңны уйлыйсың. Аннан соң, учларың белән җир затына сугасың да, тузан күп ягылмасын өчен селкеп ташлыйсың. Аннан соң, шул учларың белән бөтен йөзеңне сыйпыйсың. Аннан соң, тагы бер мәртәбә учларыңны җиргә сугып селкеп ташлыйсың да, әүвәл сул кулың белән уң кулыңны сыйпап чыгасың, аннан соң, уң кулың белән сул кулыңны сыйпап чыгасың. Кулларны сыйпаганда, бармак башларыннан алып, терсәкне бетергәнче сыйпыйсың. Менә шул эш тәяммем кылу буладыр.
Тәһарәт алырга мөмкин булмау шулай була: 1) Авыру булганда, су белән тәһарәт алганда авыруына зарар килүдән куркыр. 2) Сәфәрдә булганда, янында су булмас, суны таба да алмас. 3) Сәфәрдә су да булыр, ләкин аны ала алмас. Мәсәлән: су яны куркынычлы булыр. Яисә әйберләрен ташлап китәргә куркыр. Яисә су тирәсе бик сазлык булып, бату куркынычы булыр. Яисә кое тирән булып, алырга чиләге булмас. 4) Сәфәрдә янында суы да булыр, ләкин үзенә яисә хайванына эчәр өчен кирәк булыр. 5) Өйдә булып та, тәһарәт алып торса, гает вә җеназа намазларына өлгерә алмаслык булыр. Менә шул вакытларда тәяммем сугып, намаз укыладыр.
Җир заты дип туфрак, балчык, тузан, ком, таш кебек эреми вә янмый торган нәрсәләргә әйтәләр. Мондый нәрсәләр җир дә булмаса да да ярыйдыр. Мәсәлән, аерым ташка, киемгә кунган тузанга да тәяммем сугу дөрестер. Тимер, кургаш, агач, үлән кебек нәрсәләр җир затыннан саналмыйлар. Тәяммем сугу өчен пакь җир заты булырга тиештер.
Тәяммем тәһарәтне боза торган нәрсәләр белән, һәм дә су белән тәһарәт алырга көч җитү белән бозыладыр.

7. Нәҗес нәрсәләр.
Намаз укый торган кешенең тәне, киеме, намаз укый торган урыны нәҗесләрдән пакь булырга тиештер. Нәҗес дип җирәнелә вә чирканыла торган пычрак нәрсәләргә әйтәләр. Мәсәлән: тизәк, бәвел, сары су, эрен, кан, үләксә кебек нәрсәләр нәҗес нәрсәләрдер. Шәригать каршында нәҗес ике төрледер: җиңел нәҗес, авыр нәҗес. Җиңел нәҗес тәнгә, яисә намаз укый торган киемгә, яисә намаз укый торган урынга тиеп тә буйга вә аркылыга бер карыштан ким булса, аның белән намаз уку дөрестер. Әгәр дә аңардан артык булса, намаз уку дөрес түгел, аны пакьләргә тиештер. Авыр нәҗес каты булса, бер мыскал чамасыннан артык булмаганда, сыек булса, уч төбе кадәрдән артык булмаганда, аның белән намаз уку дөрес. Моңардан артык булса, намаз уку дөрес түгел, пакьләү тиеш буладыр.
Карчыга, карга, козгын кебек итләре ашалмый торган хайваннарның тизәкләре, ат, сыер, сарык кебек итләре ашала торган хайваннарның бәвелләре җиңел нәҗесләрдер. Моннан башка бәвел вә тизәкләр барысы да авыр нәҗесләрдер. Мәсәлән, адәмнең тизәге дә, бәвеле дә, ат, сыер, сарык кебек итләре ашала торган хайваннарның тизәкләре, эт, бүре кебек итләре ашалмый торган хайваннарның тизәк вә бәвелләре, каз, үрдәк, тавык кебек итләре ашала торган кошларның тизәкләре авыр нәҗесләрдер. Косык, җәрәхәттән чыккан кан, сары су, эрен, хайванның бугазыннан аккан кан, үләксә ите, дуңгыз ите авыр нәҗесләрдер. Күгәрчен, чыпчык, тургай кебек ерткыч булмаган кошларның тизәкләре нәҗес саналмыйдыр.
Нәҗес тигән нәрсәләр пакь су белән юып пакьләнәдер. Келәм, киез кебек юып сыгу мөмкин булмаган нәрсәләр өч мәртәбә юып, тамчысы беткәнче элеп кую белән пакьләнәдер. Читек кебек күн нәрсәләргә каты нәҗес тисә, уып төшерү, яисә туфракка ышку белән пакьләнәдер. Сыек нәҗес тисә, шул урынны өч мәртәбә юмыйча пакьләнмидер.

8. Тәһарәт алырга ярый торган сулар.
Тәһарәт ала торган су пакь су булырга тиештер. Нәҗес сулар белән тәһарәт алу дөрес түгелдер. Пакь су, елга, чишмә, күл, кое, диңгез сулары булса да, яңгыр, кар вә боз сулары булса да ярыйдыр. Агач вә җимешләрдән сыгылган сулар тәһарәт алырга ярамыйдыр. Шулай ук квас, лимонад кебек икенче бер нәрсә катышып сулыктан чыккан вә су исемен югалткан эчемлекләр белән дә тәһарәт алу ярамыйдыр.
Агым суга нәҗәсәт төшү белән нәҗесләнмидер. Шунлыктан, аңа нәҗес төшсә дә тәһарәт алу дөрестер. Мәгәр нәҗес күренеп, беленеп торса гына шул җирдән тәһарәт алу ярамыйдыр. Әйләнәсе кырык аршин, тирәнлеге ярты карыш кадәр булган акмый торган зур суга нәҗес төшсә дә, икенче ягыннан тәһарәт алу дөрестер. Моннан башка суларга аз гына нәҗес кушылса да нәҗесләнәдер. Бер мәртәбә тәһарәт алынган су, таза савытка алынса да, аның белән икенче мәртәбә тәһарәт алу дөрес түгелдер. Адәм эчкәннән калган сулар, һәм дә ите ашала торган хайваннар эчкәннән калган сулар нәҗес саналмыйлар. Шунлыктан, андый сулар белән тәһарәт алу дөрестер. Эт, дуңгыз вә ерткыч хайваннарның авызлары тигән сулар нәҗес булып, аның белән тәһарәт алу дөрес түгелдер.

9. Намаз укыр алдыннан дикъкатькә алынырга тиеш нәрсәләр.
Намаз укыячак кешегә тәһарәт алу өстенә тагын да дикъкатькә алырга тиеш нәрсәләр бар: аның тәне, намаз укый торган киеме, намаз укый торган урыны шәргый нәҗесләрдән пакь булырга кирәк. Гаурәт җирләре өртүле булырга кирәк. Укылачак намазның вакыты керергә кирәк. Намаз укыганда кыйбла тарафына юнәлергә кирәк. Нинди намазга керешәчәгең күңелеңдә булырга кирәк.
Менә шушы күрсәтелгән нәрсәләрнең ригая кылынуы намаз өчен шарттыр. Болар ригая кылынмаганда, намаз намаздан китмидер. Мәсәлән: намазга керешүеңне бер дә уйламыйча, күңелеңнән ният итмичә, ике рәкәгать намаз укып ташласаң, ул намаз намаз булмыйдыр. Аның намаз булуы өчен Аллаһ ризалыгы вә Аллаһ кушуы буенча укуың күңелеңдә булырга кирәк. Шулай ук намазны вакыты кермәс борын укысаң, ул намаздан китми. Аны яңадан кайтарып уку тиеш буладыр. Шулай ук, намазны кыйбла ягына карамыйча, башка тарафка карап укысаң да, намаздан хисапланмыйдыр. Әгәр дә кыйбланың кай якта икәнлеген белмәсәң, яисә белеп тә ул тарафка карап уку мөмкин булмаса, ул вакыт кайда карап укысаң да ярыйдыр. Тик кыйбланың кайда икәнлеген белмәгәндә күңеле белән эзләргә кирәк була. Күңел кай якта дип тапса, шул якка карап укырга тиеш була. Мондый вакытлар шәригатьтә “зарурат вакыты” дип атала. Зарурат вакытларында башка вакытларда ярамаган эшләр дә ярыйдыр. Мәсәлән, зарурат вакытында, таза кием табылмаганда, ялангач уку да ярыйдыр.

10. Намаз уку рәвеше.
Югарыда күрсәтелгән нәрсәләргә ригая кылганнан соң, менә шул рәвешчә намаз укырга керешелә: иң башлап намаз укый торган урынга килеп аягүрә басасың. Югарыда әйтелгәнчә, йөзең кыйблага каршы була. Басып торганда гәүдәң туп-туры булырга, кулларың түбән салынып торырга, ике аяк арасы, иң кимендә, бер кул яссылыгы кадәр ачык булырга тиеш. Аннан соң, телең белән нинди намазга керешкәнлегеңне ният итәсең. (Мәсәлән: Иләһем тәмам ихлас белән иртә намазының ике рәкәгать фарызын укырга керешәмен, диясең.) Ният әйтеп бетерүгә, бармаклар ачылган килеш, учларны кыйблага каратып, ике кулыңны күтәреп, иң башларыңнан уздырасың да ике баш бармагыңның эч ягын ике колак йомшагына тигезәсең (11 рәсем). (Ният әйтеп бетерүгә, ике кулыңны күтәреп, иң башларың турысына китерәсең (12 рәсем).) [Ике кавәс арасындагы сүзләр хатыннар намазына каратып язылды. Ир балаларга укытканда бу бөтенләй сызылып ташланырга тиеш. Кыз балаларга укытканда исә монысын укытырга, аның мокабилендәге асыл җөмләләрне сызарга тиеш. Моннан соң киләчәк кавәсле җөмләләр дә дикъкатькә алынсын.]
Шул вакыт «Әллааһү әкбәр» дип тәкбир әйтәсең. Бу безнеңчә “Аллаһы Тәгалә гаять дәрәҗәдә олугдыр” дигән сүздер. Тәкбир әйткәч, кулларыңны кендек асты турысына китереп, уң кулыңны сул кул өстенә куеп баглыйсың (13 рәсем). (Тәкбир әйткәч, кулларыңны күкрәк өстенә китереп, уң кулыңны сул кул өстенә куеп баглыйсың (14 рәсем).)
Моннан соң инде читкә караулар ярамый, күзләр сәҗдә урынына гына карап торырга тиеш була. Кулларны баглагач,


“Сүбхәәнәкәллааһүммә үә бихәмдикә үә тәбәәракәсмүкә үә тәгәәләә җәддүкә үә ләә иләәһә гайрук” дисең. Бу безнеңчә “Әй Иләһем, сине барлык кимчелекләрдән пакьлимен. Сине мактыймын, Синең исемең мөбарәктер. Син гаять дәрәҗәдә олугсың. Синнән башка Иләһ юктыр” дигән сүздер. Моңа “Сәнә догасы” диләр.
Моннан соң “Әгүүзү билләәһи минәш-шәйтаанир-раҗиим” дисең. Бу безнеңчә “сөрелгән шайтаннан Аллаһы Тәгаләгә сыенам” дигән сүздер. Моннан соң “Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахиим” дисең. Бу “бу эшемне гаять дәрәҗәдә мәрхәмәтле Аллаһы Тәгаләнең исеме белән башлыймын” дигән мәгънәдәдер. Моннан соң Фатиха сүрәсен укыйсың да “Әәмиин” дисең. [Фатиха сүрәсенең мәгънәсен тәкрар итеп китәргә кирәк.] Бу безнеңчә “кабул итсәнә” дигән сүздер. Фатиха сүрәсеннән соң нинди дә булса бер сүрә укыйсың. [Фатиха сүрәсенә кушылачак Коръән аятьләренең бер сүрә булуы лязим түгел, иң кимендә бер озын аять, яхуд (яки) өч кыска аять булса да ярыйдыр. Бу урында җиңеллек өчен сүрә дип киттек.] Аннан соң башыңны бөгеп ике кулың белән тез капкачларына таянасың. Ошбу вакыт кул бармакларың ачык булырга тиештер. Бу эшкә “рөкүгъ” диләр. Рөкүгъта торганда тезләр туры булырга, кәкрәеп-бөкрәеп тормаска, арка белән баш тигез булырга тиештер (15 рәсем). (Хатын-кызлар рөкугъ кылганда аркалары һәм тезләрен турайтып бетермиләр (16 рәсем).) Рөкүгъта вакытта өч мәртәбә “Сүбхәәнә раббийәл гәзыыйм” дияргә тиеш. Бу безнеңчә “Олуг Раббымны кимчелекләрдән пакьлимен” дигән сүздер. Моннан соң “Сәмигәллааһү лимән хәмидәһ” дигән сүзне әйтә-әйтә рөкүгътан торасың. Бу безнеңчә “Аллаһ Үзен мактаган кешенең сүзен ишетәдер” дигән мәгънәдәдер. Рөкүгътан тәмам торып җиткәч, ”Раббәнәә ләкәл хәмде” дисең. Бу “Әй Раббыбыз, барлык мактаулар Сиңа гына кайтадыр” дигән мәгънәдәдер. Рөкүгътан калкып торганда куллар багланмаска, туры асылынып торырга тиештер (17 рәсем). Моннан соң “Әллааһү әкбәр” дигән сүзне әйтә-әйтә җиргә ятасың. Җиргә ятканда иң башлап ике тез, аннан соң, ике уч белән ятып, баш ике кул арасына куелыр. Маңгай белән борын җиргә тидерелер. Ошбу рәвешчә җиргә ятуга “сәҗдә” диләр. Сәҗдә кылганда, аяк бармакларын бөгеп кыйблага каратырга, терсәкләрне кабыргалардан ачык, корсакны ботлардан ерак тотарга тиештер (18 рәсем). (Сәҗдә кылганда терсәкләрне кабыргаларга, ботларны корсакка тидереп берешебрәк кылырга тиештер (19 рәсем).) Сәҗдәдә вакыт өч мәртәбә “Сүбхәәнә раббийәл әгъләә” дияргә тиештер. Бу безнеңчә “Олуг Раббымны кимчелекләрдән пакьлимен” дигән сүздер. Моннан соң “Әллааһү әкбәр” дип утырасың. Ошбу утырыш бер мәртәбә тәсбих әйтерлек кадәр сузылырга тиештер. Бу утырышта уң аяк кадалып, бармаклары кыйблага юнәлергә, сул аяк түшәлеп, шуның өстенә утырылырга, ике кулны җәеп, ике бот өстенә куярга тиештер (20 рәсем). (Бу утырышта ике аякны уң яктан чыгарып, сул аяк белән җиргә утырырга тиештер (21 рәсем).) Моннан соң тагын да тәкбир әйтеп, әүвәлдәгечә ятасың. Өч мәртәбә тагын да “Сүбхәәнә раббийәл әгъләә” дип, тагын тәкбир әйтеп торасың.
Менә намазның беренче колак кагу тәкбиреннән алып соңгы сәҗдәне кылып бетергәнгә кадәр булган гамәлләренә “рәкәгать” диләр. Намаз ике рәкәгатьтән дә ким булмый. Шунлыктан, икенче сәҗдәдән соң тәкбир әйткәч, тагын да торып китәргә тиеш була. Ошбу сәҗдәдән торганда утырмаска, җиргә таянмаска тиештер. Сәҗдәдән торгач “Бисмилләһ” әйтеп, Фатиха сүрәсен укырга, аннан соң, Әәмиин дип бер сүрә кушарга. Шулай итеп, әүвәлдәге рәкәгатьтәгечә дәвам иттереп, ике сәҗдәне кылып, ике сәҗдә арасында утырган рәвештә тәшәһһүдкә утырырга кирәк (22 рәсем). Ошбу утырышта иң элек шушы доганы укыйсың:

“Әттәхиййәәтү лилләәһи үәссаләүәәтү үәттаййибәәт Әссәләәмү гәләйкә әййүһәннәбиййү үә рахмәтүллааһи үә бәракәәтүһ Әссәләәмү гәләйнәә үә гәләә гибәәдилләәһис-саалихиин. Әшһәдү әлләә иләәһә илләллааһү үә әшһәдү әннә Мүхәммәдән гәбдүһү үә расүүлүһ”. Моңа “Тәшәһһүд догасы” диләр. Моның мәгънәсе ошбудыр: “Барлык гыйбадәтләр Аллаһы Тәгаләгә генә булырга тиештер. Әй Пәйгамбәр, сиңа Аллаһының сәламе, рәхмәте, бәрәкәтләре булсын. Безгә вә Аллаһы Тәгаләнең изге бәндәләренә дә сәлам булсын. Мин Аллаһы Тәгаләдән башка Иләһ юк, Мөхәммәд Аның бәндәсе һәм Пәйгамбәре дип гуаһлык бирәмен”. Тәшәһһүд догасы укыгач, “Салават догасы” укыйсың. Ул менә шулай укыла:

«Аллаһүммә салли гәләә Мүхәммәдиү үә гәләә әәли Мүхәммәд. Кәмәә салләйтә гәләә Ибрааһиимә үә гәләә әәли Ибрааһиимә иннәкә хәмиидүм мәҗиид. Әллааһүммә бәәрик гәләә Мүхәммәдиү үә гәләә әәли Мүхәммәд. Кәмәә бәәрактә гәләә Ибрааһиимә үә гәләә әәли Ибрааһиимә иннәкә хәмиидүм мәҗиид». Бу безнеңчә “Әй Иләһем, Ибраһим пәйгамбәр вә гаиләсенә рәхмәт кылган кебек, Мөхәммәд пәйгамбәр вә гаиләсенә дә рәхмәт кыл! Син бик мактаулысың, бик олугсың. Әй Иләһем, Ибраһим пәйгамбәр вә гаиләсенә бәрәкәт ирештергән кебек, Мөхәммәд пәйгамбәр вә гаиләсенә дә бәрәкәт ирештер! Син бик мактаулы, бик олугсың” дигән сүздер. Салават укыгач, башыңны яңадан артыңдагы кешегә күренерлек кадәр уң якка борасың да “Әссәләәмү гәләйкүм үә рахмәтүллааһ” дисең (23 рәсем). Бу безнеңчә “Сезгә Аллаһы Тәгаләнең сәламе булсын, рәхмәте яусын!” дигән сүздер. Моңа “сәлам бирү” диләр. Аннан соң башыңны сул якка борып тагын да сәлам бирәсең (24 рәсем). Менә шуның белән ике рәкәгать намаз укыган буласың.
Намаз ике рәкәгатьле дә, өч рәкәгатьле дә, дүрт рәкәгатьле дә буладыр. Ике рәкәгатьле намазның ничек укылырга тиешлеген без белдек инде. Өч вә дүт рәкәгатьле намазлар да шулай ук укыла. Өч рәкәгатьле намазда ике рәкәгать укып утырасың да, тәшәһһүд укып, тәкбир әйтеп, тагын торып китәсең. Аннан соң, Бисмилләһ әйтеп, Фатиха сүрәсен укыйсың, Әмин дисең дә рөкүгъка китәсең. Ике сәҗдәдән соң утырып Тәшәһһүд вә Салават укып, ике якка да сәлам бирәсең. Дүрт рәкәгатьле намазда да, ике рәкәгатьтән соң утырып Тәшәһһүд кенә укыйсың да, тагын торып өч рәкәгатьле намазның соңгы рәкәгатендәге шикелле итеп ике рәкәгать укыйсың. Аннан соң утырып, Тәшәһһүд вә Салават укып, ике якка да сәлам бирәсең. Моннан аңлашылды ки, өч рәкәгатьле намазның соңгы рәкәгатендә, дүрт рәкәгатьле намазның калган ике рәкәгатендә бары Фатиха сүрәсе генә укыла икән, сүрә кушылмый икән.
Менә намаз шушы рәвешчә укыладыр. Пәйгамбәребез намазны шул без күрсәткәнчә укый торган булган. Сәхабәләр дә шулай укыганнар. Аларга ияреп без дә шулай укыйбыз. Ләкин намазның дөреслеге вә намаз булуы өчен, намазда кылына торган бөтен нәрсәләрнең, укыла торган бөтен сүрә вә догаларның кылынып бетүе шарт түгелдер. Намазның намаз булуы өчен беренче тәкбирне әйтү, һәр рәкәгатьтә бераз аягүрә тору, аягүрә торганда Коръән аяте уку, рөкүгъ кылу, сәҗдәләрне кылу, иң соңгы сәҗдәне кылып беткәч, бераз утыру җитәдер. Менә шушы алты нәрсәгә намазның терәкләре диләр. Бу эшләрнең берсе генә калса да намаз намаз булмыйдыр. Тик зарурат вакытында гына боларның кайберләренең калуында зарар юктыр. Мәсәлән: аяклары авырткан кешегә утырып укырга рөхсәттер. Шулай ук рөкүгъ вә сәҗдә кыла алмаган кешегә бу эшләрне ишарә белән генә кылырга да ярыйдыр. Югарыда әйтеп киттек: зарурат вакытлары аерым вакытлар. Ул вакытларда башка вакытларда ярамаган эшләр дә ярыйдыр. Заруратсыз ошбу алты эшнең берсе генә калса да намаз намазлыктан чыга, аны яңадан кайтарып уку тиеш буладыр. Моннан башка эшләрнең калуы белән намаз намазлыктан чыкмыйдыр. Мәсәлән: Бисмилләһ калса, Сүбхәнәкә догасы калса, рөкүгъ вә сәҗдәдә әйтелә торган сүзләр калса, Тәшәһһүд вә Салаватлар калса, өч вә дүрт рәкәгатьле намазларда әүвәлге утыру калса, намаз намазлыктан чыкмыйдыр. Ошбу эшләрдән кайбер зурраклары калса, “Сәһү сәҗдәсе” дигән сәҗдә укылып, төзәтеп җибәрергә тиеш була. Моны тиздән өйрәнербез. Ләкин артык ашыгычлык, артык зарурат булмаганда намазны югарыда күрсәтелгәнчә тулы итеп укырга, шулай итеп күбрәк савап алырга тырышырга кирәк.



11. Намазда яшерен вә ачык укылырга тиеш нәрсәләр.
Намаз эчендәге бөтен догалар: Сүбхәнәкә догасы да, Тәшәһһүд вә Салават догалары да яшерен укылырга тиештер. Шулай ук рөкүгъ вә сәҗдәгә ятканда укыла торган сүзләр дә яшерен укылырга тиеш. Әгүзе, Бисмилләһ, Әмин дә яшерен әйтелергә тиеш. Бөтен тәкбирләрне, “Сәмигәллааһү лимән хәмидәһ” дигән сүзне, Сәламнәрне имам кычкырып әйтергә, ялгыз укучы яшерен әйтергә тиештер. Сүрәләрне исә иртә намазда, ахшам вә ястү намазларының әүвәлге ике рәкәгатьләрендә имам кычкырып укырга тиеш. Ялгыз укучы кычкырып укыса да, яшерен укыса да ярыйдыр. Өйлә вә икенде намазларында һәм ахшам вә ястү намазларының соңгы рәкәгатьләрендә имам да, ялгыз укучы да сүрәләрне яшерен укырга тиештер. Хатыннар барлык намазларда һәр нәрсәне үзләре ишетерлек кадәр генә итеп яшерен укырлар.

12. Сөннәт намазлар.
Без Аллаһы Тәгалә тарафыннан безгә биш вакыт намаз фарыз ителгән дигән идек. Боларның ничәшәр рәкәгать икәнлеген дә сөйләп узган идек. Ошбу биш вакыттан башка көн саен укыла торган сөннәт намазлар да бар. Сөннәт намаз дип шундый намазга әйтәләр: Пәйгамбәребез аны Аллаһы Тәгаләдән аерым боерык булмый торып укыган. Аллаһы Тәгаләгә якынлыгын арттыру өчен, зур савапка ирешү өчен укыган. Аны һичбер вакыт калдырмый торган булган. Сәхабәләр дә, Пәйгамбәрдән күреп, аны укый торган булганнар. Шунлыктан, аны без дә укыйбыз. Аны уку белән без зур саваплы булабыз. Укымасак, гөнаһлы булмыйбыз. Сөннәт намазлар иртә намазында ике, өйлә намазында алты (дүрт һәм ике), ахшам намазында ике, ястү намазында ике рәкәгатьтер. Иртә намазының сөннәте фарызыннан элек, өйлә намазының дүрт рәкәгать сөннәте фарызыннан элек, ике рәкәгате фарызыннан соң, ахшам вә ястү намазларының сөннәтләре фарызларыннан соң укыладыр.
Моннан аңлашыла ки, икенде намазы фарыз гына булып, сөннәте юк икән. Калган намазларның фарызлары да, сөннәтләре дә бар икән. Иртә намазы фарыз вә сөннәте белән дүрт рәкәгать, өйлә намазы ун рәкәгать, ахшам намазы биш рәкәгать, ястү намазы алты рәкәгать икән.
Сөннәт намазлар барыбер фарыз намазлар төсле үк укыла. Аерма шунда гына: фарыз намазлар өч вә дүрт рәкәгатьле булса, соңгы рәкәгатьләрендә Фатиха сүрәсеннән башка сүрә укылмый. Сөннәт намазларының һәммә рәкәгатьләрендә дә Фатиха сүрәсе өстенә бер сүрә дә укыла. Аның соңында сөннәт намазларда сүрәләр, тәкбирләр, сәламнәр барысы да яшерен әйтелә. Аның соңында сөннәт намазлар өчен азан вә камәт әйтелми.

13. Җәмәгать намазы.
Биш вакыт фарыз намазны өеңдә укысаң да, мәчеткә барып укысаң да, ялгыз гына укысаң да, берничә кеше җыелып бергәләшеп укысаң да ярыйдыр. Берничә кеше җыелышып уку ялгыз гына укуга караганда саваплырактыр. Берничә кеше бергәләшеп укыганда, бер кеше алда торып тәкбирләрне, сүрәләрне кычкырып укырга, калган кешеләр аның артында тезелеп (сафланып), сүрәләрне укымыйча, аның укыганын тыңлап кына торырга тиештер. Болай җыелып укылган намазга “җәмәгать намазы” диләр. Җәмәгать намазында алда торган кешегә “имам” диләр. Артта тезелеп укыган кешеләргә “оючылар” диләр. Җәмәгать намазында имам “Сәмигәллааһү лимән хәмидәһ” дигәндә оючылар “Раббәнә ләкәл хәмд” дияргә тиештер. Бу безнеңчә “Әй Раббыбыз, барлык мактау Сиңа кайтадыр” дигән сүз була.
Намазны мәчеткә барып, җәмәгать белән уку бигрәк тә саваплыдыр. Пәйгамбәребез вә сәхабәләр һәр намазны шулай мәчеттә җәмәгать булып укый торган булганнар. Пәйгамбәребез имам тора, сәхабәләр оеп укый торган булганнар. Шулай булгач, безгә дә Пәйгамбәребез вә сәхабәләрдән үрнәк алып, форсат булды исә, мәчеткә барып, фарыз намазларны җәмәгать булып укырга тырышырга кирәк. Шулай итеп, зур савап алырга омтылырга кирәк.

14. Азан вә икамәт.
Фарыз намазларга керешер алдыннан азан әйтү вә камәт (икамәт) төшерү тиештер. Пәйгамбәребез заманында шулай намаз алдыннан азан әйткәннәр вә камәт төшергәннәр. Шуның өчен дә һәр намаз алдыннан мөәззин манарага менеп, азан әйтә, фарыз намазына керешер алдыннан камәт төшерәдер. Ялгыз гына укыган кешегә дә фарыз намаз алдыннан азан вә камәт укырга тиештер. Тик шәһәрдә булган кешегә мөәззин манарадан әйткән азаны белән мәчеттә төшерелгән камәте җитәдер.
Азан ошбу рәвешчә әйтеләдер:

Әллааһү әкбәр, Әллааһү әкбәр, Әллааһү әкбәр, Әллааһү әкбәр. Әшһәдү әлләә иләәһә илләллааһ, Әшһәдү әлләә иләәһә илләллааһ, Әшһәдү әннә Мөхәммәдәр-расүүлүллааһ, Әшһәдү әннә Мөхәммәдәр-расүүлүллааһ. Хәййә гәләс-саләһ, хәййә галәс-саләәһ. Хәййә гәләл-фәләәх, хәййә гәләл-фәләәх. Әллааһү әкбәр, Әллааһү әкбәр. Ләә иләәһә илләллааһ. “Әллааһү әкбәр” “Аллаһы Тәгалә гаять олугдыр” дигән мәгънәдәдер. “Әшһәдү әлләә иләәһә илләллааһ” “Аллаһы Тәгаләдән башка Иләһ юк дип гуаһлык бирәмен” дигән мәгънәдәдер. “Әшһәдү әннә Мөхәммәдәр-расүүлүллааһ” “Мөхәммәд галәйһиссәлам Аллаһы Тәгаләнең пәйгамбәре дип гуаһлык бирәмен” дигән мәгънәдәдер. “Хәййә гәләс-саләәһ” “намазга ашыгыгыз” дигән мәгънәдәдер. “Хәййә гәләл-фәләәх” “газаптан котылырга ашыгыгыз” дигән мәгънәдәдер. “Ләә иләәһә илләллааһ” “Аллаһы Тәгаләдән башка Иләһ юк” дигән мәгънәдәдер. Иртә намазы азанында “Хәййә гәләл-фәләәх”тан соң ике мәртәбә “Әссаләәтү хайрум минән-нәүүм” диеләдер. Бу безнеңчә “намаз йокыдан артыграк” дигән сүз була.
Камәт тә азан төсле үктер. Тик анда “Хәййә гәләл-фәләәх”тән соң ике мәртәбә “Каде каамәтис-саләәһ” диеләдер. Бу безнеңчә “намаз булды (җитте)” дигән сүздер. Азан әйткәндә, ишарә бармакларны колак тишегенә тыгып, баш бармакларны колак йомшагына тигезеп әйтергә, һәм “Хәййә гәләс-саләәһ” дигәндә уң якка әйләнеп карарга. “Хәййә гәләл-фәләәх” дигәндә сул якка әйләнеп карарга тиештер. Камәт төшергәндә кулларны салындырып тору тиештер.
Азан әйтелгәнне ишеткәндә һичбер сөйләшмичә, эчеңнән үзең әйтә бару, яисә тыңлап тору бик саваплы эштер. Азан әйтелеп беткәч, безгә дин вә шәригать китереп, дөнья вә Ахирәттә бәхетле булуыбызга сәбәп булган Пәйгамбәребезне искә төшерү вә аның өчен Аллаһы Тәгаләгә ошбу рәвешчә дога кылу бик күркәм эштер: “Әй Раббем, Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәламгә олуг мәртәбәләр бир, аны Үзең вәгъдә кылган югары урыннарга мендер”.





15. Җомга намазы.
Мөэмин вә мөселман кешегә көненә биш вакыт намаз өстенә атнасына бер мәртәбә фарыз булган намаз да бар. Ул намаз җомга намазыдыр. Ул җомга көн укылганга күрә, шулай җомга намазы дип атала. Җомга көн Мөхәммәд галәйһиссәламгә пәйгамбәрлек килеп, Коръән бирелгән көн булганга күрә, бик шәриф, бик мөбарәк көндер. Ул көн мөселманнар өчен бер бәйрәм көндер. Ул көндә ихлас белән соралган теләкләр кабул була торган бер сәгать бар. Ләкин ул сәгать билгеле түгел. Менә җомга көн шундый мөбарәк бер көн булганга күрә, Аллаһы Тәгалә безгә мәчеткә җыелып, ул көн җомга намазы укуны фарыз кылган. Җомга намазының фарыз булганы ике рәкәгатьтер. Җомгада бу ике рәкәгатьтән башка да намазлар укыла. Тик алар фарыз түгел. Аларны укысаң да, укымасаң да ярый. Укысаң, әлбәттә, бик зур саваплы буласың. Җомга өчен мәчеткә кергәч тә ике рәкәгать намаз уку бик саваплы эштер. Аннан соң, җомга азаны укылгач, дүрт рәкәгать сөннәт укыладыр. Ике рәкәгать фарыздан соң тагы да дүрт рәкәгать сөннәт укыладыр. Аннан соң да кайбер күбрәк савап аласылары килгән кешеләр дүрт вә ике рәкәгать намаз укыйлар. [Бу намазларны шәкерт җомганың ахырына кадәр утырып аптырашта калмасын өчен генә әйтеп киттем. Мөгаллим әфәнделәр боларны “ихтият зуһр” намазы “ошбу вакытның сөннәте” кебек гыйбарәләр белән атамасалар иде.]
Җомгада да башка намазлардагы кебек азан әйтелә вә камәт төшереләдер. Җомгада хәзрәт, ике рәкәгать фарызга керешмәстән элек, хөтбә укыйдыр. Пәйгамбәребез дә шулай хөтбә укый торган булган. Шуңа күрә, безнең хәзрәтләр дә хөтбә укыйлар. Кайбер вакытларда вәгазь дә сөйлиләр. Хөтбәне хәзрәт мөнбәргә менеп, кулына таяк тотып укый. Хөтбә икегә бүленеп укыла: бераз укыганнан соң, бик аз гына утырыла да, тагы да укыла. Җомга намазы укыган кешегә ул көннең өйләсен уку тиеш түгелдер. Җомга намазы мәчеттә, җәмәгать булып кына укыладыр. Шунлыктан, бер-бер гозер белән җомгага бара алмаган кеше өендә җомга укымыйча, өйлә уку тиештер.
16. Гает намазы.
Ошбу намазларга башка мөэмин вә мөселман кешегә тагы да укырга тиеш бер намаз бар. Ул елына ике мәртәбә генә, ураза гаете һәм корбан гаете көннәрендә генә укыла. Шуның өчен дә аңа “гает намазы” диләр. Гает намазы бары ике генә рәкәгатьтер. Ул намаз елына ике генә мәртәбә укыла торган намаз булганга күрә, бүтән намазлардан башкачарак укыладыр: башка намазларда намазга керешкәндә бер генә тәкбир әйтелә. Гает намазында тәкбир дүрт мәртәбә әйтелә. Аның соңында гает намазында икенче рәкәгатьнең рөкүгъ алдындагы тәкбиреннән элек кулларны күтәреп, колак йомшакларына тидереп, өч мәртәбә тәкбир әйтелә. Менә гает намазының башка намазлардан аермасы шул җирдә. Гает намазында азан әйтелми вә камәт төшерелмидер. Гаеттә дә җомгадагы кебек хәзрәт мөнбәргә менеп, хөтбә укыйдыр. Күп вакыт вәгазь дә сөйлидер.
Гает көн мөселманнар өчен бер бәйрәм көндер. Ул көн безнең шатлык көнебездер. Шуның өчен дә без ул көн киенәбез, ясанабыз. Агай-эне, дус ишләребезгә кунакка йөрибез. Ул көн без үзебез генә түгел, фәкыйрь вә мескеннәрне, ятимнәрне, зәгыйфьләрне дә шатландырырга тырышабыз. Ураза гаетендә фитра садакалары өләшәбез. Корбан гаетендә корбан чалып, итләрен фәкыйрьләргә таратабыз. Шулай итеп, шатлыкларыбызны алар белән бүлешәбез. Гает көн гает намазы өчен аерым рәвештә аклану, пакьләнү бик саваплы эштер. Пәйгамбәребез үзе гает намазы өчен юынып, коенып бара торган булган. Безгә дә гаеткә коенып барырга кушкан. Шулай булгач, безгә Пәйгамбәр кушкан сүзне урынына китереп, савап алырга тырышырга кирәк. Гаеткә барганда хушбуйланып бару бик күркәм эштер. Шулай ук яңа вә матур киемнәрне киеп бару артыграктыр. [Гает намазларын, шулай ук витер намазын да ваҗиб намаз дип атамадык. Киләчәк елда тәгъриф кылгач аталачаклар.]
17. Витер намазы.
Витер намазы һәр көн ястү намазы соңында укыла торган намаздыр. Ул өч рәкәгатьтер. Ул намазда башка намазларга бик аз гына аермалык бар: витер намазының өченче рәкәгатендә сүрә укып бетеп, рөкүгъ кылыр алдыннан кулларыңны күтәреп, колак йомшакларыңа тидереп тәкбир әйтәсең дә “Күнүт догасы” дигән бер дога укыйсың. Аннан соң, тәкбир әйтеп, рөкүгъка китәсең. Шулай итеп, башка намазларны тәмам иткән кебек тәмам итәсең.
Күнүт догасы ошбудыр:

«Әллааһүммә иннәә нәстәгиинүкә үә нәстәгфирукә үә нәтүүбе иләйкә үә нүъминү бикә үә нәтәүәккәлү гәләйкә үә нүсни гәләйкәл-хайра нәшкүрукә үә ләә нәкфүрукә үә нәхләгү үә нәтрукү мәй йәфҗүрук. Әллааһүммә иййәәкә нәгбүду үә ләкә нүсаллии үә нәсҗүду үә иләйкә нәсгәә үә нәхфидү нәрҗүү рахмәтәкә үә нәхшәә гәзәәбәк. Иннә гәзәәбәкә бил-күффәәри мүлхик». Моның мәгънәсе ошбудыр: “Әй Аллаһ, без Синнән ярдәм сорыйбыз, гөнаһларыбызны ярлыкавыңны сорыйбыз, Сиңа тәүбә кылабыз, Сиңа иман китерәбез, Сиңа тәвәккәл кылабыз! Сине мактыйбыз. Нигъмәтләрең өчен сиңа шөкранә кылабыз, көфрана кылмыйбыз. Сиңа карышкан кешедән бизәбез, аны ташлыйбыз. Әй Аллаһ, без Сиңа гына гыйбадәт кылабыз, Сиңа гына намаз укыйбыз, Сиңа гына сәҗдә кылабыз. Сиңа гына гыйбадәт кылырга ашыгабыз. Синең рәхмәтеңне өмет итәбез, газабыңнан куркабыз. Синең газабың Сиңа ышанмаган кешеләргә ирешәчәктер. Витер намазы сөннәт намазлар кебек яшерен укыладыр. Тик Рамазан аенда җәмәгать булып укыганда гына кычкырып укыладыр.

18. Тәравих намазы.
Тәравих намазы Рамазан аенда, ястү намазыннан соң, витер намазыннан элек укыла торган намаздыр. Ул сөннәт намазыдыр. Аны өйдә генә укысаң да, мәчеткә барып җәмәгать булып укысаң да ярый. Ләкин мәчеттә җәмәгать булып уку тагы да саваплырактыр. Тәравих намазын икешәр рәкәгатьтән сигез рәкәгать укырга да, егерме рәкәгать укырга да ярыйдыр. Егерме рәкәгать итеп укуның савабы, әлбәттә, күбрәктер. Безнең җирдә мәчетләрдә тәравих намазы икешәр, икешәр рәкәгатьтән егерме рәкәгать укыладыр.
Тәравих намазында һәр дүрт рәкәгать саен утырып бераз ял итү вә шул вакыт тәсбих яисә тәһлил [Тәсбих дип “сүбхәнәллаһ” диюгә, тәһлил дип “Лә Иләһә илләллаһ” диюгә әйтәләр] әйтеп утыру бик саваплы эштер.

19. Тәсбих тарту вә намаз догасы.
Намазда Тәшәһһүд вә Салават укып, ике якка сәлам бирү белән намаз тәмам буладыр. Моннан соң дога кылсаң да, кылмасаң да ярыйдыр. Ләкин сәлам биргәч: “Әй Раббым, барлык бәла вә казалардан саклаучы Синсең. Барлык сәламәтлекләр Синнән киләдер. Син бик хөрмәтле, бик олуг, бик мөбарәксең” дип дога кылу бик саваплы эштер. [Сәлам догасы намазның тышындагы дога булганга күрә, үз телебезгә тәрҗемә кылдым. Моннан соң да намаз тышындагы догалар татарча булачактыр. Намаз эчендәгеләрне исә гарәпчә көенчә калдырдым.] Бу догага “Сәлам догасы” диләр. Моннан соң бәгъзе бер дога вә аятьләр укып тәсбих тарту, аннан соң “намаз догасы” дип аталган доганы уку бик саваплы эштер. Тәсбих тарту дип 33 мәртәбә “Сүбхәнәллаһ”, 33 мәртәбә “Әлхәмдүлилләһ”, 33 мәртәбә “Аллаһү әкбәр” дип әйтүгә әйтәләр. Тәсбих тартудан элек укыла торган дога вә аятьләр ошбулардыр.

1) Сүбхәәнәллааһи үәлхәмдү лилләәһи үә ләә иләәһә илләллааһү үәллааһү әкбәр. Мәгънәсе: Аллаһы тәгаләне һәрбер кимчелекләрдән пакь дип беләбез. Барлык мактау Аңарга гына кайтадыр. Аллаһыдан башка һичбер Иләһ юктыр. Аллаһы Тәгалә гаять дәрәҗәдә олугдыр.

2) Ләә хәүлә үә ләә куу-үәтә илләә билләәһил-гәлий-йил-гәзыыйм. Мәгънәсе: Гаять Олуг булган Аллаһының ярдәме вә теләвеннән башка һичбер нәрсәгә көч вә куәт җитмидер.

3) Мәә шәәәә әллааһү кәәнә үә мәә ләм яшәәъ ләм йәкүн. Мәгънәсе: Аллаһы Тәгалә теләгән нәрсә була, Ул теләмәгән нәрсә булмыйдыр.

4) Әллааһү ләәәә иләәһә илләә һүүәл-хәййүл-каййүүм. Ләә тәъхузүһүү синәтүү үә ләә нәүүм. Ләһүү мәә фиссәмәәүәәти үә мәә филәрд. Мәң зәлләзии йәшфәгү гиңдәһүүүү илләә биизниһ. Йәгләмү мәә бәйнә әйдииһим үә мәә хальфәһүм. Үә ләә йүхиитуунә би-шәй-им мин гилмиһииии илләә бимәә шәәәәъ. Үәсигә күрсиййүһүс-сәмәәүәәти үәл-ард. Үә ләә йә-үүдүһүү хифзуһүмәә. Үә һү-үәл гәлиййүл гәзыыыйм. Бу аятькә “Аятел-Көрси” диләр. Мәгънәсе ошбудыр: Аллаһы Тәгаләдән башка һичбер Иләһ юктыр. Ул теректер, бөтен Галәмне идарә кылучыдыр. Аны йокы да алмый, Аңарда талчыгу да булмыйдыр. Җир вә күктә булган нәрсәләр барысы да Аныкы гынадыр. Аның рөхсәтеннән башка һичкем һичкемгә шәфәгать кыла алмыйдыр. Ул бәндәләрнең һәр нәрсәләрен, кылып узган нәрсәләрен дә, кылачак нәрсәләрен дә беләдер. Алар исә, Аллаһы Тәгалә белгән нәрсәләрне Ул теләгән кадәрле генә беләләрдер. Җир вә күк Аның милкедерләр. Аларны саклау Аңа бер дә авыр түгелдер. Ул гаять дәрәҗәдә олугдыр.
Тәсбих тартканнан соң укыла торган “Намаз догасы” ошбудыр: “Әй Раббым, минем намазларымны, намаз эчендәге торыш вә утырышларымны, Кыйраәт вә догаларымны, тәсбих вә тәһлилләремне, ялыну вә ялваруларымны кабул ит! Намазымда кимчелекләрем булса, тутыра күр! Әй Раббым, терекләребезнең гөнаһларын ярлыка, үлекләребезгә рәхмәтеңне төшер. Әй мәрхәмәтле Аллаһ, безне бәла вә казалардан, авырулардан сакла! Әй Раббым, пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәламгә, аның гаилә вә якыннарына, сәхабәләренә рәхмәтеңне төшер!”.
Ошбу намаз догасын укыгач берәр сүрә, яисә берничә аять Коръән уку бигрәк тә саваплы эштер.

20. Намазны боза торган нәрсәләр.
Намазны ошбу нәрсәләр бозадыр: 1) бер генә авыз булса да дөнья сүзен сөйләү. 2) Дөнья эше өчен кычкырып көлү, кычкырып елау. 3) Аз гына булса да, борчак кадәр генә булса да ашау, бер генә тамчы булса да эчү. 4) Тәһарәт сындыру. [Намаз эчендә ихтыярсыз тәһарәт бозылса, бер дә сөйләшмичә генә тәһарәт алып килеп, калган җирдән укып китеп тәмам итү ярыйдыр. Соңыннан бары сәҗдәи сәһү генә кылырга тиеш буладыр. Бу урында касдә (ният) тәһарәт бозуны аңлату өчен “сындыру” гыйбарәсе кулландык.] 5) Тәне, яисә киеме, яисә намаз укый торган урыны нәҗесләнү. 6) Күкрәкнең кыйбла тарафыннан авышуы. 7) Гаурәт ачылу. Менә намаз эчендә шушы нәрсәләрнең берсе генә эшләнсә дә намаз бозыладыр. Намазны яңадан укырга тиеш буладыр.
Гаурәт дип ирләрнең кендек астыннан алып тезгә кадәр булган җирләренә, хатыннарның йөзләреннән беләзеккә кадәр ике кулларыннан тубыкка кадәр аякларыннан башка бөтен тәннәренә әйтелә. Гозер булмыйча гаурәт җирләрнең дүрттән бер өлеше ачылу намазны бозадыр.

21. Руза.
Безгә Аллаһы Тәгалә дүрт төрле гыйбадәт фарыз иткән дигән идек. Бу гыйбадәтләрнең икенчесе уразадыр. Ураза иртәдән алып кичкә хәтле, ягъни таң атмастан алып кояш баеганга чаклы ашау-эчүдән тыелып торудыр. Ураза булу өчен үзеңнең уразага керүеңне ният итәргә кирәк. Болай туры килеп кенә иртәдән кичкә кадәр ашамый-эчми тору ураза булу түгелдер. Ураза булган кеше үзенең Аллаһы Тәгалә кушкан өчен ашау-эчүдән тыелганлыгын, бу эшне Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен эшләгәнлеген һәрвакыт исендә тотарга кирәк. Ураза булган кеше фәкыйрь вә мескен кешеләрне кызгана, үзенә Аллаһы Тәгаләнең биргән нигъмәтләренә шөкранәсе артадыр. Аллаһы Тәгалә тарафыннан безгә фарыз кылынган ураза бер ай булып, Рамазан аенда тотыладыр. Рамазан ае Пәйгамбәребезгә пәйгамбәрлек килгән вә Коръән бирелгән ай булганлыктан, бик шәриф, бик мөбарәк айдыр. Шуның өчен дә Аллаһы Тәгалә безгә бу айда ураза тотуны фарыз иткән. Без ошбу мөбарәк айда ураза тотып, зур әҗер вә савапка ирешәбез. Кичләрен тәравих намазына йөреп, Аллаһы Тәгаләгә якынлыгыбызны арттырабыз. Рамазан аенда бер бик мөбарәк кич бар. Ул егерме алтысына туры килә. Ул кич “Кадер кичәсе” дип атала. Ул кичтә ихлас белән соралган теләкләр кабул була. Ул кич Пәйгамбәребезгә пәйгамбәрлек килгән вә Коръән бирелгән кич. Аның мөбарәк кич булуы да шуның өчен. Рамазан аенда тоткан уразаларыбызның кабул булуын сорап, без “фитра садакасы” дигән садака бирәбез. Аны Рамазан аеның кайсы көнендә бирсәң дә ярый. Күбрәк аны гает көнендә, гает намазы укылмас борын бирәләр. Рамазан уразасы да, намаз кебек үк балигъ булган, ягъни ундүрт, унбиш яшькә җиткән кешегә фарыздыр.

22. Зәкят.
Безгә Аллаһы Тәгалә тарафыннан фарыз ителгән гыйбадәтләрнең өченчесе “зәкят”тер. Зәкят малның бер өлешен фәкыйрь вә мескеннәргә, мәчет вә мәдрәсә файдасы кебек урыннарга бирүдер. Зәкят бай вә хәлле кешеләргә генә фарыздыр. Малның һәр төрлесеннән зәкят чыгадыр. Ятыр акча вә товарлардан кырык сумга бер сум зәкят чыгарырга тиештер. Куй, сарык, кәҗә вә сыер кебек аяклы малларның зәкятендә дә шәригатьчә бер үлчәве бардыр. Игеннәр, җимешләрдән ун өлештән бер өлеш чыгарыладыр. Иген вә җимешләрдән чыгарыла торган зәкяткә “гошер” диләр. Гошер фәкыйрь кешегә дә фарыздыр.
Зәкят олуг бер гыйбадәттер. Зәкят биргән кеше Аллаһы Тәгаләнең ризалыгын алу өчен малын бирә. Ул Аллаһы Тәгаләнең үзенә биргән нигъмәтләренә шөкранә кылып зәкят бирә. Ул фәкыйрь вә мескеннәрнең дә үзе кебек үк кешеләр икәнлеген истә тотып, аларны кызгану, аларга ярдәм итү зур савап дип малын бирә. Бай вә хәлле кеше, әлбәттә, малының зәкятен чыгарырга, шулай итеп, Аллаһы Тәгаләнең ризалыгын алырга кирәк. Зәкят бирмәгән саран кешеләрне Аллаһы Тәгалә бер дә сөймидер. Зәкят биргән кеше зур әҗер вә савапларга ирешкән кебек, халык каршында да бик хөрмәтле, бик кадерле кеше була.
Аның малы да бәрәкәтле була. Зәкят бирмәгән, саран кеше Аллаһы Тәгалә каршында да, халык каршында да бик түбән, кадерсез кеше була. Аның малында бәрәкәт тә булмый.

23. Хаҗ.
Безгә фарыз булган дүрт гыйбадәтнең дүртенчесе “Хаҗ”дыр. Ул да һәркемгә фарыз түгел. Бары балигъ вә бай булып та, сәламәт булган кешегә генә фарыз. Аның соңында ул гомергә бер генә мәртәбә фарыз. Хаҗ Мәккә шәһәренә барып “Кәгъбәтулланы” зиярәт итеп кайтудыр. Кәгъбәтулла, бердән Ибраһим вә Исмәгыйль пәйгамбәрләр тарафыннан салынып, алар гыйбадәт кылган урын булганга күрә, икенчедән, безнең Пәйгамбәребез вә сәхабәләр гыйбадәт кылган урын булганга күрә, мөбарәк бер гыйбадәтханәдер. Шуның өчен дә Аллаһы Тәгалә безгә шул гыйбадәтханәне зиярәт кылырга кушкан. Аны зиярәт кылган кешеләргә зур әҗер вә саваплар вәгъдә кылган.
Кәгъбәтулла Гарәбстан җирендә, Мәккә шәһәрендәдер. Анда гыйбадәт өчен барган кешегә “хаҗи” диләр. Хаҗ гыйбадәте зөлхиҗҗә аеның икенче атнасында башланып, берничә көнгә сузыладыр. Хаҗ кылырга теләгән кешеләр шул вакытка каратып Мәккәгә баралар. Шул вакытларда Мәккәдә дөньяның һәр тарафыннан әллә ничә меңләп мөселманнар җыела. Алар Хаҗ гыйбадәте вакытында бары бер төсле кыяфәткә керәләр: аларның башлары ялангач була; аякларында җиңел вә сай башмаклар гына була; үзләре ак киемнәргә чорналган булалар. Хаҗда төрлечә гыйбадәтләр кылалар: анда “Гарәфә” көнендә, ягъни зөлхиҗҗәнең тугызынчы көнендә “Гарәфәт” дигән тау итәгендә озак вакыт тукталып дога кылалар. Аллаһы Тәгаләгә ялыналар, ялваралар. Анда “Хәҗәр әсвәд” дигән мөбарәк Кара ташны да үбәләр. Җиде мәртәбә Кәгъбәтулланы да әйләнеп чыгалар. Моннан башка да гыйбадәтләр кылалар. Зөлхиҗҗәнең унынчы көнендә хаҗилар гает намазы укыйлар. Аннан соң корбаннар чалып, ит вә тиреләрен фәкыйрьләргә өләшәләр. Шул көн без дә гает намазы укып, корбаннар чалабыз.

24. Исламның терәкләре.
Без барыбыз да мөселманнарбыз. Ислам динен безгә Аллаһы Тәгалә тарафыннан Мөхәммәд галәйһиссәлам китергән. Шулай булгач, безгә Аллаһы Тәгаләнең берлеге вә Мөхәммәд галәйһиссәламнең пәйгамбәрлеге белән гуаһлык бирү тиештер. Мөселман кешенең мөселманлыгы шуның белән беленәдер. Ислам дине безгә дүрт төрле гыйбадәт фарыз иткән. Шул гыйбадәтләрне кылу безгә, әлбәттә, тиештер. Бу гыйбадәтләрне кылмаган кешенең мөселманлыгында кимчелек буладыр. Ошбу Кәлимәи-Шәһадәт белән намаз, руза, зәкят, Хаҗ “Ислам дине терәкләре” дип аталадыр. Өй терәксез тора алмаган кебек, Ислам дине дә болардан башка була алмыйдыр. Иң беренче, иң төп терәк Кәлимәи-Шәһадәттер. Ансыз кеше мөселман була алмыйдыр. Калган терәкләр табылмаган кеше мөселман дип аталса да, аның мөселманлыгы ишелергә торган өй төсле зәгыйфь вә черек буладыр. 

Комментарии (0)

Нет комментариев. Ваш будет первым!

← Назад