Иҗат үрләренә таба...

22 октября 2011 - Администратор

Соңгы елларда мөселман яшьләрен берләштергән, аларның талантын, мөмкинлекләрен ачып күрсәтүгә багышланган чаралар артканнан-арта бара. Сәләтле мөселман яшьләренең «Алтын урта» җәйләве, «Шәрык» клубында узган кичәләр, «Та­ян Аллага» бәйгесе, төрледән-төрле акцияләр, аерым вакыйгаларга бәйле искә алу җыеннары һ.б. әнә шундыйлардан. Бу, үз чиратында, мөселман яшьләренең мөстәкыйль карашлары, позициясе булуы турында да сөйли. Җәмгыятебездә барган теге яки бу процесска алар үзләренчә бәя бирә, Хак Тәгалә кушкан юллар аша гына дөреслеккә ирешеп булачагына әйләнә-тирәдәгеләрне дә ышандырырга тырыша.
Әлбәттә, әлеге караш-фикерләр, кайда һәм ничек үткә­ре­лүгә карап, төрле нәтиҗәләр бирә. Караш-фикерләрне үт­кәрүнең бер юлы — әдәби әсәр язу һәм аның асылына тиешле идеяне салу. Инде менә икенче ел рәттән уза торган «Таян Аллага» әдәби әсәрләр бәйгесе мөселман яшьләренең бу юлны еш сайлавын күрсәтә. Мәктәп укучыларыннан алып, өлгереп килә торган яшь каләм әһелләре бәйгедә теләп, кызыксынып катнашалар. Аларның җибәргән әсәрләре дә, билгеле инде, төрледән-төрле. Арада үзенең форма-эчтәлек яңалыклары, аерым стиле, үзенчәлекле сыгылмалы теле, кызыклы образлары белән аерылып торган әсәрләр булган кебек, әле камилләштерүне, жанр калыбына кертеп бетерүне, әдәби тел нормаларына тагын да якынайтуны сораган йомшаграк язмалар да күзгә чалынгалый.
Бәйгедә катнашкан егет һәм кызлар эзләнүчән, төрле ситуацияләргә иҗади якын килүчән була. Даими рәвештә төрле конкурсларда сынала килгән, аерым әдипләребезнең киңәш-теләкләрен ишеткәннәр, әйтергә кирәк, инде элементар кимчелекләрдән өстен. Ләкин әле иҗат дөньясында яңа гына канат җилпи башлаган яшьләргә тәҗрибә тупларга, үсәргә кирәк. Моның өчен безнең республикабызда барлык мөмкинлекләр дә тудырылган. Теләк кенә булсын!
Төрле бәйге-конкурсларның бер бик тә кирәкле, яхшы, уңай ягы бар. Биредә яшь-җилкенчәк үсеш эволюциясе кичерә. Тәүге тапкыр катнашып, зур бүләкне, ә иң мөһиме, бәяләүчеләрнең ышанычын яулап алган конкурсантлар сирәк була. Моның өчен зур талант кирәк. Шуңа күрә егет-кызлар бәйгеләрдә даими рәвештә катнаша, күбесе моннан үзенә зур мәгънә таба, фикри яктан да үсә. Әлеге эволюцион процесс бәйгене яшәтә дә инде. Оештыручылар да, жюри вәкилләре дә үз эшләренең нәтиҗәләрен күрә башлыйлар: үсеп чыккан яшь талантларның фәлән-фәлән бәйгедә дә канат ныгытуы сөендерә.
Узган елгы «Таян Аллага» конкурсы белән чагыштырганда, быел катнашучыларның саны артты, бәйгенең географиясе дә киңрәк планга чыкты. Егет-кызларның әсәрләрен филология фәннәре докторы, профессор Фоат Галимулла улы Галимуллин, филология фәннәре кандидаты, доцент Фәридә Фирдәвес кызы Хәсәнова һәм филология фәннәре кандидаты, өлкән укытучы Рамил Гомәр улы Ханнанов бәяләде.
Нинди генә әдәби бәйге булмасын, әлбәттә, анда шигърият өстенлек итә. Күрәсең, әлеге төрнең тирән тамырлары ерак гасырларга барып тоташу, бай тарихы булу белән дә бәйледер бу. Булат Ибраһим, Фәнил Гыйләҗев, Руфинә Габдрахмановаларның шигырьләре белән танышкач, моның чыннан да шулай булуына төшенәсең. Болар инде тулаем өлгереп килүче шагыйрьләр. Билгеле, эзләнүләр, яңа форма, алым-чараларга омтылу алар иҗатында еш күзәтелә, шуның нәтиҗәсендә кайбер ялгышулар да очраштыргалый. Тик бу шигырьләрнең кыйммәтен һич кенә дә киметми. Камилләшерләр, үсәрләр, өлгереп җитәрләр – яшь шагыйрьләр дөрес юлда.
Шулай ук Алсу Мөхәрләмова, Ләйлә Хәбибуллина, Гөлназ Яппароваларның да тезмәләре үзенчәлекле. Шигырьләрдә мәгънә бар, кызыклы гына формаларга омтылыш, фәлсәфи фикер табу һәм әсәрне шуңа корырга тырышу үзен сиздерә. Сәләтләре тулаем ачылыр һәм әдәбият мәйданында әлеге кызлар үз урыннарын табар дигән өмет бар.
Гөлнара Мингалиева рус телендә иҗат итә. Аның шигърияте дә бездә зур кызыксыну уятты. Оригинальлеге, фикер тыгызлыгы, үзенчәлекле идеяләре белән шигырьләр уңай бәя алырга лаек.
Әсәрләр саны буенча икенче урынны проза алып тора. Бу төрдә эшләгән яшьләр дә үзләренең дөньяга карашлары, кызыклы сюжет сызыклары һәм вакыйгалар уйлап таба алулары, кабатланмас образлар тудырып, аларның эш-гамәлләренә, сөйләгән сүзләренә үз идеяләрен сала белүләре, конкрет тема билгеләп, аңа әсәр ахырына кадәр тугры калулары белән матур, күңелгә якын.
Гөлнирә Хөсәенова иҗатын гына алыйк. Моңа кадәр дә төрле матбугат чараларында үзенең дини темаларга иҗат ителгән язмалары белән чыгыш ясаган туташ безгә «Ялгыз күңел» повестен тәкъдим итә. Әсәр оригинальлеге, күтәрелгән проблемаларының җитдилеге, матур теле, идеясе белән кызыклы. Анда нәкъ бүгенге көнгә хас халәт, дин кушканча яшәгән яшьләрнең һәм совет чорында тәрбияләнгән буынның каршылыгы, әлеге яшьләрнең күңел дөньясы бар тулылыгында ачыла. Мондый темага көн кадагына суккан әсәрнең әле бүгенге көн әдәбиятында күренгәне юк иде.
Шигъри әсәрләренә дә тирән мәгънә сала алган Айдар Шәйхинның да проза төрендә эшләнгән язмалары кызыклы. Алга таба үсәргә мөмкинлек бар. Шулай ук Алмаз Мансуровның да хикәясе зур кызыксыну белән укыла. Тел матурлыгы, автор салган идея игътибардан читтә кала алмый.
Драматургиядә дә эзләнүләр юк түгел. Райлә Галиева, мәсәлән, «Фәрештә» драмасын тәкъдим итә. Шартлы ситуацияләргә корылган, аллегорик образларга бай әлеге пьеса тирән мәгънәгә ия. Автор үз идеясен уңышлы гына уздыра, конкрет каршылык тудырып, әсәр вакыйгаларын шул тирәгә туплый. Ләкин әле эзләнер, камилләшер урыннар шактый.
Раилә Мөхсинова исеме әдәбиятта ят түгел. Без аның пьесаларын «Әллүки» җыентыкларында да, «Яңа татар пьесасы» альманахы битләрендә дә, матбугатта да еш күрәбез. Тик әлеге бәйгегә ул драма төренә караган бары тик бер инсценировка җибәргән. Аның көчлерәк әсәрләрен күрәсе килгән иде.
Ни кызганыч, публицистик юнәлештә эшләүчеләр юк дәрәҗәсендә. Безнең игътибарга эләккән бердән-бер кеше – ул Нияз Сабирҗанов. Җәмәгать эшләрендә актив катнашып килгән, төрле матбугат чараларында бәхәс уятырдай язмалары белән популяр Нияз Сабирҗановның аналитик фикерләү сәләте, логикасы, төрле фактлар белән урынлы һәм төгәл эш итүе игътибарга лаек.
Күргәнебезчә, авторлар турында бик күп сөйләргә мөмкин. Яшь иҗатчыларның барысы да аерым бәя бирүне, киңәш-тәкъдимнәр әйтүне сорый. Мөхтәрәм язучы-шагыйрьләр дә, без дә аларга һәрвакыт ярдәм кулы сузарга әзер. Матур әдәбиятыбызның киләчәген булдыру, яшь буынны иҗади тәрбияләү – изге бурычыбыз. Зур уңышлар сезгә, бәйгедә катнашучылар! Алга таба да каләмегез мул уңыш бирсен!
Сентябрь, 2011 ел.

Комментарии (0)

Нет комментариев. Ваш будет первым!

← Назад